Якут шигърияте антологиясе. Коллектив авторов
саха да, шәһәр тормышына күчкәч, берничә буыннан соң үзгәрә, күбесе башка мәдәният җәтмәсенә эләгә. Ничә гасырлар дәвамында аларны балык белән туендырган җәтмә түгел бу. Анда күңелне алдый торган башка ризыклар. Тозаклар да гомер-гомергә урман җәнлекләренә куелган капкын-фәлән түгел, бөтенләй башка тозак. Ләкин табигать үз баласының асылын саклап калырга теләп тартыша, карыша…
Басым зур, глобаль дөнья капшавычлары монда да корбан кармалый. «Без һәрвакыт сезгә карыйбыз, – диде түрәләрнең берсе, – татарлар югары мөнбәрдән үз сүзен әйтсә, без сезне сүз белән дә, эш белән дә һәрвакыт хупларга әзер. Аркадаш халыклар без!» Әйе, сахада аркага пычак кадау гадәте юк. Тыл өчен борчылмаска була. Түрәнең сүзе хак: милли мәгарифне, милли мәдәниятне кысуга каршы Татарстан үз сүзен әйткәндә, безнең күрше тугандаш халыклар авыз йомып торганда, сахаякутлар һәрвакыт безнең белән бер сүздә булды.
Семён Даниловның туган авылыннан кузгалганда, караңгы төшкән иде инде. Милли киемле чибәр саха кызлары безне озатып калды. Кул болгыйлар, җырлыйлар. Үзәкләрне өзәрлек моң, безнең төрки күңелне назлый торган сүз агышы. Әйтелеше үзгә, әмма якын ул, яхшылап колак салсаң аңлашыла да сыман. Хәер, аны аңлар өчен, төрки телләрнең чагыштырма грамматикасын белү кирәк түгел, болай да аңлашыла – туганлык турында бу җыр, кардәшлек турында…
Еракта каралып урман күренде дә акрын гына офыкка кереп югалды. Ботакларына чүпрәк тасмалар бәйләнгән ялгыз агач, изгелеген сакларга теләпме, әллә аерылу сагышыннанмы, юл читендә моңсуланып йөзен каплады. Кичке караңгыда да аклыгын җуймаган кырда бер учак кабынды. Нәни генә учак югыйсә, ә үзе шушы караңгыда җир белән күкне тоташтырып тора.
Өмет бар әле, утыбыз сүнмәгән…
«Кунак ашы – кара-каршы» дигән әби-бабаларыбыз. Без дә, саха шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, шушы җыентыкны укучыбыз кулына тапшырабыз. Саха учагының җылысы, ылыс исе, төньяк елгасының сулышы аларда.
Якут атка атланса…
Якут әдәбиятын чагыштырмача яшь язма әдәбиятлар рәтенә кертәләр. Безнең әдәбиятка нигез салган бөек Алексей Кулаковский – Өксөкүлээх ХХ гасыр башында «Баянай әфсене» шигырен бастырып чыгара, шул вакыттан якут язма әдәбиятының тарихы башлана да.
Якут, ягъни саха халкының, башка төрки халыклар кебек үк, беренче чиратта олоңхо-эпосларда теркәлеп калган, борынгы гасырлар төпкеленә китә торган шигъри традициясе бар. Безнең 30 мең шигъри юлдан гыйбарәт булган борынгы эпосыбыз эчтәлек, метафора, телгә алынган кече һәм зур хәрәкәтләрне детальләштерү, серле йолалар, канкойгыч сугышлар һәм мәхәббәт аңлатулар ягыннан караганда, шул дәрәҗәдә тирән ки, бу, бер яктан, халыкның дөньяга карашын күрсәтә, икенче яктан, аның рухи һәм көнкүреш тормышы энциклопедиясе булып тора. Олоңхода без Айыы аллалары пантеонын, Яхшылык һәм Яманлык чикләрен, йолалар уздыру эзлеклелеген, эчтәлеген һәм мәгънәсен, гореф-гадәтләрнең асыл тамырларын табабыз…