Ак күгәрчен, күк күгәрчен. Карим Кара
йөзә, камыры кетердәп тора, телеңне йотарлык инде менә! Ике-өчне шудырганчы, Рәмил табадан башка нәрсә күрмәде. Маңгаена тир бәреп чыккач кына иркенләп тын алды, үзенә аптырап куйды. Әйтерсең лә үз өендә, тартына да белми, хуҗадан болайрак кылана. Уңайсызланганын сиздермәс өчен, тамак кыргалаган булды, алдына ясап куелган чәйне йотты. Чәй аңа таныш үлән чәе иде, өстәлдә шикәр-мазар күренмәде. «Ә нигә икәүләп кенә кара-каршы утыралар соң әле алар?»
– Ә малай кайда? – дип кызыксынды Рәмил.
– Ул уйный, – диде хатын тыныч кына.
– Башта аны ашатырга кирәк, бала бит ул, түземсез була. Исеме кем, күрмәдем дә әле үзен, – дип, ризасызлык белдереп куйды Рәмил. Ул монда авыз чапылдата, малай әллә төкерек йотып чаршау артында торадыр.
– Мин аның тамагын туйдырдым, иркенләп аша. Син бала җанлы икәнсең. Безнең халык та балалар дип үлә. Ә улымның исеме Гарсия. Бабаемның исеме.
Үлән чәен чөмерә-чөмерә, тагын ике-өч пәрәмәчнең башына җитте әле Рәмил. Шактый хозурлангач, хуҗабикәгә игътибар итте. Өстенә купшы күлмәк киеп куйган, сөрмә тарткан шикелле, чәчләре озын икән. Теге бригадир әйтмешли, ничава, ул Рәмил урынында булса, әллә нәрсәләр кыланып беткән булыр иде, әле кочакларга да өлгерер иде. Ә менә ул якка Рәмил җөмәй, хет нәрсә эшлә, ни төчеләнеп сөйләшә белми, берәр иптәше урынына күрә. Хатын-кыз андыйны өнәми, ул үзе белән сокланганны ярата, уйлап чыгарып мактаганны. Берәр стакан салса, әллә исерек катыш батыраеп та китәр иде. Үзе авызга кереп бара бит, яшь тә, чибәр дә, бар җире төгәл, ымсындырып тора. Әле алда икәүләп төннәр үткәрәсе бар бит, малайны исәпкә алмаганда. Бала кеше йоклый инде онытылып. Менә Рәмилгә йоклап ятмаска кирәк.
– Ә кайдан килеп чыктыгыз бу урыс арасына? Нинди җилләр ташлады? Акылы бар кеше, – Рәмил тегесен-монысын уйлап тормый бүрәнәләре череп беткән өй эченә ишарәләде, – мондый җирдә үз теләге белән яшәп ятмас.
Матильда авыр сулады, йөзе караңгыланып китте.
– Әйе, дөрес әйтәсең, уйламаган җирдән белмәгән-күрмәгән якларда яшәп ятам. Әйтсәм әйтим инде, ирем калдырып китте мине. Без Чиләбедән чегәннәр төркеменә кушылырга килгән идек, кабул итмәделәр. Иремнең кем икәнлеге хакында хәбәр үзебездән алда килеп ишетелгән иде. Мине калырга өндәделәр, ләкин чегәннәр арасында ирдән аерылу юк, нинди булса да, безне Ходай чәчләребезне чәчкә бәйләгән. Ни булса да, мин түзәргә әзер идем. Без җылы якларга китәргә карар кылдык, ничек тә чикне үтеп, минем ата-бабалар нигезенә җитә алырбыз дип уйладык. Бәхетсезлеккә каршы, юлда мин чирләп киттем, шушы район үзәгендә идек, больницага керү турында сүз булуы да мөмкин түгел. Мин көннәр буе кәрт ачып бераз акча табам, барыбызны туйдырам. Ә ирем шул тиеннән җыелганны алып уйнарга китә. Шул авырып китүем харап итте. Менә бу өйнең хуҗасы, яхшы күңелле карчык, Шура әби, автовокзалдан алып кайтты безне. Беренче көннәрдә үз-үземне белми ятканмын. Ирең дә ияреп килгән иде, ди, ике көн торган да әйберләрне алып югалган. Әйбер нәрсә, табылыр, баш сау булсын. Шулай да