Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров
элек-электән сүз көрәштерүләр тынып тормаган. Үзебезнең рухи мөмкинлекләрне танырга теләмәү, милли нигилизм чалымнары да күзәтелгән.
Г. Т. Ни сәбәптәндер, бу көнгә чаклы мәктәп вә мәдрәсәләремездә милли әдәбият вә ана телемезгә бертөрле курку аралаш нәфрәт белән карыйлар иде. Бик искедән бирле килгән бу караш, мәктәпләрдәге сабыйлар башына урнашып, алардан аларның балаларына дигән кеби, бөтен милләтемезгә тамыр җәйгән иде. Шунлыктан безнең мөхәррирләр вә шагыйрьләремезнең күз яшьләренә манчып язган каләмнәрендин чыккан әсәрләренә «чүп» дип вә язучысына да «эшсез» дип кенә карыйлар иде.
– Күренә ки, әлеге хрестоматияне төзегән чакта берничә максат күздә тотылган.
Г. Т. Бу китапны тәртип иткәндә, мин һәр никадәр балаларның рухларына азык бирү вә аны тәрбия итүне беренче максуд итеп тотсам да, икенче тарафтан, әдәбиятның мәктәпкә керүе аркасында, аңар гомум милләт тарафыннан әһәмият бирелмәсме вә… әдәбият Русия мөселманнары арасында тиешле кадәр таралып китмәсме дигән өметем дә бар иде.
– Игътибар итмичә мөмкин түгел, сезнең уку китабы төзү уңаеннан әйтелгән сүзләрдә балаларга карата зур кайгыртучанлык күрсәтүегез сизелеп тора. Үзегезнең шулар яшендәге чагыгыз берәр ничек искә төшкәлиме?
Г. Т. Сабый вакытын сагынмакта һәр шагыйрь дә, ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә.
– Аңлашыла. Ә менә кысаларга сыймаган балалар мәктәп «тоткынлыгы»ннан бигүк разый түгел.
Г. Т. Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар мин дә… Ачылды юл, ирек алдым. Эчемнән нәрсәләр уйлыйм: «Менә шатлык миңа, – дим, – мин хәзер тормыш белән уйныйм. Шаярырмын, теләрсәм нишләрем, уйнар, көләрмен, – дим, – бөтен мәктәптә тоткынлыкларым бурычын түләрмен», – дим.
– Ә өметегез акландымы соң?
Г. Т. «Гомер итмәк» димәкнең мәгънәсене аңладым чынлап.
– Яшәүнең асылы, сезнеңчә, нидән гыйбарәт?
Г. Т. Түләү… бурычны Тәңремә һәм халкыма.
– Үзегез дә аңлагансыз: мондый мөкатдәс вазифаны үтәү татар баласына җиңел бирелми.
Г. Т. Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен, шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын.
– Бишкә кадәр һәрбер бала – патша, дип раслый халык. Ләкин тома ятимлектә үткән балалык елларында сезгә падишаһе-әгъзам хәзрәтләренең кадер-хөрмәтен татырга язмаган. Шулай булуга карамастан балачагыгыз сагындыра икән.
Г. Т. «Нигә, – дим, – изге мәктәптән, сабый чаклардан аерылдым?»
– Чыннан да, биниһая авыр язмыш сынауларын горур рәвештә кичеп, сез халыкның үз шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелә алгансыз. Михнәт чигүләр артта калган. Алда ниләр кичерәсе Аллаһка гына мәгълүм. Бу җәһәттән Раббел галәмин хәзрәтеннән ни-нәрсә хакында гозерләнеп сорар идегез?
Г. Т. И, Күк! Ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне…
– Фани дөньядагы дан-дәрәҗә барысыннан да өстенмени? Бу шөһрәтпәрәстлек түгелме соң?
Г. Т. Сөальләр җавапсыз калмасын… Минемчә, онытылу, тибәрелү – үлемнән яманрак. Үзем үлсәм дә, газиз исемем үлмәсен, югалмасын; минем