Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров
Һәр матурда начар якның берсе булгай… Өстеңдә әйбәт кием булгач, синең бәрәңге генә ашаганыңны кем белә?.. Җан сатабыз, әллә нинди вак «тиен»нәргә карап… Йөз сумны урлап килгүче угъры кеби, күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без. Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга, гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без… Акчалар уйнарга дәртне кузгатадыр шалтырап… Акча барда бар да дуст шул, бар да яр; акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!..
Кешеләр үзләрен анчак сөярләр, бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр…
Туктале, бер көн килер дә өйрәтер, әлбәттә, ләхет, миллионың ул тар ләхеттә файда бирмәс… Анда хакимнәр дә алтыннарга һич алданмыйлар; анда адвокат та юктыр – акчага ялланмыйлар.
3. Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны; ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы. Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә: син бүген бай, бәлки, шайтаннан да ярлы иртәгә!.. Җиһан шатлык белән хәсрәтне бер җиргә җыйган…
Килсә теләнче капкаңа, каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама… Булса – бир, булмас исә, җайлап сөйлә булмаслыгын, сизми калма ак сакаллы картның Хозыр Ильяслыгын!
4. Дөресне сөйлә, …беркемнән дә курыкма; сабыр бул, чөнки сиңа эшнең җиңеле йөкләнмәгән…
Дөнья яратылганнан бирле ялганнар күбесенчә тотылмый калган… Һәр алдауга ышанмаска кирәк, алданмаңыз, карендәшләр, гафил улмаңыз… Алданмаңыз, болар сезнең дошманнарыңыздыр, болар тик үз файдалары өчен генә тырышып, сезне әсирлектән чыкмасын дип тырышучылардыр…
Дустлар, тугъры юлдан китик… Барыбер без алданмыйбыз дигәч алданмыйбыз!
5. Усаллык хәзинәсе бик зур, ул – күпме алсаң да бетми…
Өметсезлек, усаллык, вәсвәсәләр зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр… Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа: «Бу заман шундый заман, – дип, – бу вакыт мондый вакыт, син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот…»
Кире кайтыр – төкермә җилгә каршы… Кире төште угы башына, Нәмруд атып баккан иде Җәбраилгә каршы…
Дөрест, һәрбер халыкта бар дорыр мондый кара йөзләр… Алар ерткыч, алардан читтә бул син, алар барда, бүрең бер якта булсын…
Җитәр, инсаф кирәк, инсаф кирәк… Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыйл… Әгәр рухыңны ислах итми үлсәң, барыбер син газапта… Газап китми кабердә тән черүдән…
Файдаланыйк киңлектән, ваз кичик мин-минлектән… Бүлик без бер алманы биш кисәккә… Җыйналып мәҗлес ясыйк… Тәнемез аерым булса да, бер җан булыйк.
6. Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә, эчә халык хәләл дип тә, хәрәм дип тә; «Кытайский әфлисуннар яшьнектә», – дип, «Эчми үткән яшьлек гомере әрәм», – дип тә…
Җөмләдән берсе… Мәктәпләрдә укыр чак… Мин… үземне һәрвакыт мулла баласыча тотарга вә укыган китапларым илә гамәл итәргә тырыша идем. Мәсәлән, берзаман… минем илә күрешергә… авылымызның шактый могтәбәр кешесе килде, үзе исерек иде. Миңа килеп сәлам бирде – сәламен кайтармадым, кулын сузды – кулын алмадым. Сәбәбен сорадылар. Мин шулвакыт «Бәдәвам»ның:
Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә һәм син алма… –
дигән