Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре. Р. А. Юсупов
ягъни оригиналны максималь тулы итеп бирүгә юнәлтелгән принцип. Шушы бурычны үтәү процессында оригинал теленең теге яки бу элементлары икенче телгә сүзгә-сүз күчерелергә мөмкин. Ләкин бу аңлы рәвештә оригинал үзенчәлекләрен бик төгәл, тулы бирү максатында эшләнелә, һәм монда оригиналның эчтәлегенә дә, формасына да зыян килми, тәрҗемә теле дә бозылмый. Хәрефкә-хәреф тәрҗемә ул шундый тәрҗемә: анда оригинал теле элементларын калькалаштыру аның эчтәлек һәм форма бердәмлеген тулы бирүгә хезмәт итми, киресенчә, аны ялгыш, буталчык итеп күрсәтә, шуның өстенә тәрҗемә теленең нормаларын боза. Димәк, төгәллек төшенчәсе тулы кыйммәтле, дөрес тәрҗемәне күздә тотса (төгәл тәрҗемә составына, аның бер өлеше буларак, урынлы сүзгә-сүз тәрҗемә керергә мөмкин), хәрефкә-хәреф тәрҗемә начар тәрҗемәне, тискәре күренешне белдерә.
Тәрҗемә хәрефкә-хәреф булмаска тиеш дигән принцип иҗадилыкны күздә тота. Оригиналга тиң тәрҗемәгә иҗади эшләгәндә генә ирешергә мөмкин. Машина тәрҗемәсеннән кала һәртөрле тәрҗемә – иҗади процесс. Бу – төзелешләре буенча һәр телнең төрлечә, үзенчәлекле булуы һәм шунлыктан алар арасында һәр очракка яраклы даими эквивалентлар табарга мөмкин булмау белән аңлатыла. Билгеле бер тел чаралары белән белдерелгән мәгънәне, фикерне, сәнгатьлелекне икенче бер тел чаралары ярдәмендә чиксез күптөрле вариантларда бирергә мөмкин. Тәрҗемәченең бурычы – шул күптөрле вариантларның берсен, эчтәлеге, формасы буенча оригиналга мөмкин кадәр якынрагын эзләп табу. Әнә шул эзләү иҗадилыкны тәшкил итә дә инде.
Иҗадилык тәрҗемә ителә торган материалның төрле жанрларында төрле дәрәҗәдә чагыла. Матур әдәбият тәрҗемәсендә, бигрәк тә поэтик тәрҗемәдә, күбрәк сурәтләү чаралары, образлылык элементлары белән эш ителгәнгә, иҗадилык башка төр материаллар тәрҗемәсендәгегә караганда шактый көчлерәк була. Фәнни әдәбият һәм аеруча эш кәгазьләре тәрҗемәләрендә, күбрәк терминнар белән эш ителгәнгә, иҗадилык чагыштырмача кечкенәрәк урын ала. Ләкин анда да сүз сайлау, җөмлә төзү мөмкинлекләре шактый зур.
Тәрҗемә теориясе һәм практикасы өчен тәрҗемәченең иҗат иреге белән үзиреклелеген, башбаштаклыгын бутамау, алар арасында чик үткәрә белү бик әһәмиятле.
Тәрҗемәче иҗаты бары тел өлкәсенә генә карый. Оригиналның эчтәлегенә, мәгънәсенә, сәнгатьлелегенә, стиль үзенчәлекләренә килгәндә исә, тәрҗемәче иҗаты турында бернинди сүз булуы мөмкин түгел. Тәрҗемәченең бурычы – оригиналның эчтәлеген, авторның фикерләрен, стилен икенче телгә мөмкин кадәр тулы, төгәл итеп күчерү. Тәрҗемәнең асылы шуннан гыйбарәт. Бу принципиаль әһәмияткә ия. Югыйсә кайбер тәрҗемәчеләр, иҗат иреге дигән төшенчәне ялгыш аңлап яки белә торып, оригиналны үзләренә ошаганча үзгәртәләр. Нәтиҗәдә әсәрнең мәгънәсе бозыла, автор стиле югала, ул тәрҗемәче кулы белән алмаштырыла. Монда инде тәрҗемәче иҗаты тел өлкәсенә, оригиналны икенче телгә мөмкин кадәр тулырак бирү максатында тел чаралары эзләү, сайлауга гына кайтып калмый, бәлки оригиналның бөтен эчтәлегенә,