Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре. Р. А. Юсупов
сүзлектән дә табып булмый. Хәлбуки алар һич кенә дә тәрҗемә хаталары түгел, бәлки телләр арасында, киң контекстны исәпкә алып, лексик-семантик тәңгәллекләр урнаштыру нәтиҗәсе.
Мисаллар:
Я занимался у Олега Курешова – Мин Олег Курешовта укыдым (заниматься – уку).
С начала учебного года в неё записалось 370 человек. – Уку елы башында 370 кеше укырга кергән иде (записаться – укырга керү).
Девочку помог поднять. – Кызны үстереште (помочь поднять – үстерешү).
Робкий свет месяца – тонык ай яктысы (робкий – тонык); сытый конь – көр ат (сытый – көр); болезнь повторяется – авыру яңара (повторяться – яңару); старая школа – иске мирас (школа – мирас).
Телләрнең үзенчәлекле булуы сәбәпле, аерым гына алганда мәгънәсен билгеләү мөмкин булмый торган кайбер татар һәм рус сүзләре арасындагы тәңгәллекләрне бары тик контекстта гына табарга мөмкин. Мәсәлән, рус телендә хатын дигән татар сүзенә тәңгәллек контекстка таянып кына билгеләнә, чөнки бу сүз, нинди сүз белән бергә килүенә карап, жена мәгънәсен дә, женщина мәгънәсен дә белдерә. Рус телендәге брат, сестра, идти кебек сүзләрне татарча биргәндә дә шулай эшләнә, чөнки аларның да мәгънәләре контекстта гына ачыклана.
Тәрҗемә процессында бер телдәге сүзгә икенче телдә мәгънә һәм стиль ягыннан һәрвакыт туры килә торган даими тәңгәллекләрдән файдалану мөмкинлеге аз була. Даими тәңгәллек төшенчәсе лексиканың кайбер катламнарына: терминнарга, ай, көн исемнәренә, кайбер туганлык атамаларына, хайван, эш кораллары исемнәренә, зат алмашлыкларына һ. б.га карата гына кулланыла.
Күпчелек очракта сүзнең мәгънәсе мөстәкыйль булмый: ул оригиналда да, тәрҗемәдә дә контекстка (җөмләгә, абзацка, бүлеккә һ. б.) бәйле һәм шунда гына ачыклана. Шунлыктан теге яки бу сүзне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү һәр очракта аерым хәл ителә: бирелгән сүзнең мәгънәсе оригинал контекстына нигезләнеп билгеләнә һәм аңа тәңгәллек тәрҗемә теле контекстын исәпкә алып табыла. Тагын шунысы бар: оригиналның бер сүзе ике яки берничә сүз белән һәм, киресенчә, ике яки берничә сүзе бер сүз белән дә тәрҗемә ителергә мөмкин. Кайчакта оригинал сүзе, алдагы тексттан аңлашылмаганлыктан, тәрҗемәдә төшереп тә калдырылырга яки алмашлык белән бирелергә һәм, киресенчә, оригиналда булмаган очракта да тәрҗемә телендә теге яки бу сүз өстәлергә һәм оригиналдагы алмашлык тәрҗемәдә исем белән алмаштырылырга мөмкин.
Телләр арасында даими лексик эквивалентларның сирәк очракларда гына табылуы түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла:
1) телләрнең сүзлек составлары күләмнәре буенча бертөрле булмый;
2) сүзләрнең зур күпчелеге барлык телләрдә дә күп мәгънәле һәм төп мәгънәләре буенча бер-берсенә туры килә торган сүзләрнең мәгънә күләмнәре төрле телдә төрлечә: сүзләр бу билгеләре (мәгънә күләмнәре) буенча милли үзенчәлеккә ия. Лексик-семантик системаның милли үзенчәлеге шунда чагыла: мәгънәсе буенча тәңгәл сүзләр төрле телдә төрле урын алып торалар, бертөрле