Үзем белән очрашу. Ленар Шаех
ашыру вакытында күзгә ташлана. Игътибар итсәгез, без төрле диннәргә караган ике изге шәһәрне торгызу өчен бер фонд оештырдык, моның да мәгънәсе тирән. Бу әлеге эшнең барыбыз өчен дә уртак булуын дәлилләп тора. Эш барышында төрле оешмалар, төрле диндәге хәйриячеләр арасында эшлекле, хәтта дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Гомумән, тарихта булган вакыйгаларда хәлиткеч рольне халыклар үзләре түгел, нигездә, дәүләт җитәкчеләре, аларның сәясәте уйнаган.
– Агымдагы ел Россия Федерациясе күләмендә «Россия тарихы елы» дип игълан ителде. Бәхәссез, Россия тарихында татарларның роле әйтеп бетергесез зур. Моны (авырлык белән булса да) барыбер таныйлар. Чит илдә, мәсәлән, Польшаның Гданьск шәһәрендә татар сугышчысына һәйкәл куйдылар хәтта! Сезнеңчә, быел чын тарихны тану дәвам итәрме?
– Гомумән, татарлар дөнья тарихында да шактый эз калдырганнар. Сүз уңаеннан, бер кызыклы факт: инглиз галиме, Кытай буенча танылган белгеч Эдуард Паркер, мәсәлән, кытайларның тарихын өйрәнү барышында татарлар турында шулкадәр күп мәгълүматка тап булган ки, хәтта татарлар турында «Бөек халык тарихы» дигән аерым бер китап язарга мәҗбүр булган.
Ә татарларның Россия тарихындагы роле – ул үзе бер зур тема. Татарлар бүгенге көнгә кадәр Россиядә сан ягыннан икенче милләт булып тора икән, бу, әлбәттә, юктан бар булмаган. Россиянең үсешенә төрле заманнарда, төрле өлкәләрдә зур өлеш керткән шәхесләр арасында татар морзалары бик күп. Татар фамилияле рус эшлеклеләрен Сез үзегез дә яхшы беләсез, алар Россия тарихыннан һәркемгә мәгълүм. Россия дәүләтчелегенең тарихын ничә гасырлар буе «татар-монгол изүе»нә каршы көрәш рухында бәян итеп килделәр. Шуңа күрә безнең халык өчен иң авыр мәсьәлә татар-монгол явы темасы иде. Җәмәгатьчелекнең безнең тарихка мөнәсәбәтен үзгәртү юнәлешендә иң беренче адымны Лев Гумилёв ясаган дип саныйм. Аның коточкыч ябык совет елларында, җәмәгатьчелек фикеренә каршы килеп, татарлар турында дөреслекне язарга кыюлыгы җиткән. Мин аның әсәрләрен җентекләп укып чыктым: «Борынгы төркиләр», «Борынгы Русь һәм Бөек дала», «Русьтан Россиягә кадәр» һәм башкалар. Ул татарлар турындагы уйдырмаларны, бик үткен итеп, «кара легенда» дип атаган. Гумилёв Россия дәүләтенең асылын төгәл билгеләп биргән: «Россиянең ике чыганагы бар: славяннар һәм төркиләр, парвославие һәм ислам, Киев Русе һәм Алтын Урда», – дигән ул. Лев Гумилёв – татар халкының тирән ихтирамына лаек шәхес ул. Шуңа күрә без Казанның 1000 еллыгына шәһәрнең үзәгендә аңа һәйкәл куйдык. Игътибар итсәгез, анда аның сүзләре язылган: «Мин, рус кешесе, гомер буе татарларны яладан яклап киләм». Мин Сезгә аның татарлар турындагы бу фикерен тулысынча китерә алам: «Белегез, бу – горур исем! Ялган фәнни, сәяси яки ниндидер башка конъюнктура өчен түгел, дөреслек хакына мин, рус кешесе, гомер буе татарларны яладан яклап киләм. Алар – безнең каныбызда, тарихыбызда, телебездә, тирә-юньгә мөнәсәбәтебездә. Миңа менә мондый күзаллау бик табигый тоела: чынбарлыкта руслардан аермалары нинди генә булмасын, татарлар