Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке). Рухия Ахунҗанова
Ногман[15] исемле казыйдан[16] болгарларның тарихын, риваятьләрен язып алган. «Илегез мин ишеткәннән бик күпкә шәп», – дип мактаган. Җиләк-җимешләрнең төрлелегенә, күплегенә сокланган. «Мондый байлык башка бер җирдә дә юк», – дип әйткән.
Бакыр эретү миче.
Юрий Семыкин реконструкциясе
Җимешле бакчалар артта калып, юлыбызда төрле-төрле һөнәрханәләр[17] очрый башлады. Баш киеменә охшап торганына ымлап, Теләй абзый:
– Менә монысы – бакыр эретү миче, – диде. – Монда бакыр һәм аккургаш эретмәсе белән эш итәләр. Осталар, таштан ясалган махсус калыпка[18] кайнар эремә агызып, йозак һәм көзгеләр ясыйлар.
Энем Айтимер бакырчы учакларына бик кызыксынып карап барды. Әткәйнең безгә тимерче һөнәре турында сөйләгәне бар иде, бәлки, энем шуны исенә төшергәндер. Һөнәрчеләр арасында иң дәрәҗәлеләре тимерчеләр икән. Ни өчен дигәндә, алар кирәк-яраклар, эш һәм сугыш кораллары ясыйлар, шуңа күрә иң кирәкле кешеләр булып саналалар икән.
Кәрвансарай
– Тышкы шәһәрдәге атаклы кәрвансарай[19] менә шушы инде! – дип, Теләй абзый гаять зур кирпеч бинага ишарә ясады. – Кече Чирмешән елгасының борынгы исемен йөртә ул кәрвансарай, «Дәү Шир» диләр аны.
Без кызыксынып киттек. Теләй абзыйның тәртип белән сөйләвен көтмичә, аңа бер-бер артлы сорауларыбызны яудыра башладык.
– Бу кәрвансарайда кемнәр яши?
– Ерак илләрдән килгән сәүдәгәрләр урнашкан биредә. Алар яши торган мосафирханә[20] биек койма белән әйләндереп алынган.
– Алар үз өйләрендәге кебек яшиләрме?
– Әйе. Һәрберсенә аерым бүлмә бирелгән. Аш-су әзерләү бүлмәсе дә бар. Мунчасы бер дигән! Аның миче ишегалды ягыннан ягыла. Кайнар һава агымы идән астындагы торбалар буйлап уза. Кыскасы, бөтен уңайлыклар тудырылган.
– Алар монда озак торалармы?
– Алып килгән сәүдә малының кайчан сатылып бетүенә карап.
– Алар нәрсә саталар соң?
– Кыйммәтле тукымалар, затлы келәмнәр, керәч[21] чынаяклар… Алар сата торган әйберләрне санап чыгу мөмкин түгел. Барып күрергә кирәк, – диде Теләй абзый.
Ак кашканы махсус урынга туктатып бәйләп куйганнан соң, безне үзе белән кәрвансарай алдындагы зур базарга әйдәде.
Болгар базары. XIII гасыр. Картина фрагменты.
Рөстәм Хуҗин рәсеме
Базар киң мәйданны биләп алган. Анда халык бик күп. Төрле-төрле тавышлардан базар умарта күче кебек гүләп тора. Без Теләй абзыйга тагылып барабыз. Әнә бер урында ефәк тукыма саталар. Айсылу белән икебезнең дә күзләр шул якта. Кулына аршын[22] тоткан гарәп сәүдәгәре:
– Зираг, зираг, – дип кабатлый.
Теләй абзый безгә аның бу сүзен «тукыма үлчәү берәмлеге» дип төшендереп бирде.
Этелә-төртелә атлый торгач, тактадан корылган кибет сыман бер урынга барып чыктык.
– Монда сугышта дошманнан саклану кораллары сатыла, – диде Теләй абзый, малайларга дәшеп.
Барыбыз
15
Ягъкуб бине Ногман – XI гасырныңикенче яртысы – XII гасырныңберенче яртысында яшәгән болгар тарихчысы, казый.
16
Казый – хөкем итүче, судья.
17
Һөнәрханә – мастерской.
18
Калып – форма.
19
Кәрвансарай – стеналар белән әйләндереп алынган, ныгытылган кунакханә(чит ил сәүдәгәрләре яшәгән).
20
Мосафирханә – юлчылар өчен номерлар; гостиница.
21
Керәч – фаянс.
22
Аршын – озынлык үлчәү коралы.