Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке). Антология

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология


Скачать книгу
телле яшь язучылар берлеге шигъри фестивалендә, 2017 елның көзендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Ауразия язучылар берлеге тарафыннан оештырылган Беренче төрки дөнья яшь язучылар форумында катнаша. Төрки телле язучылар белән танышу-аралашу нәтиҗәсе буларак, Фәнил төрки телле каләм әһелләренең һәм рус телендә язучы кайбер шагыйрьләрнең әсәрләрен ана телебезгә тәрҗемә итү эше белән дә актив шөгыльләнә.

      Фәнил Гыйләҗевнең милли шигырьләре 2012 елда Татарстан язучылар берлеге тарафыннан нәшер ителгән «Ак юл» җыентыгында басылып чыга. 2014 елның декабрендә Татарстан китап нәшриятында «Ризасызлык» дип аталган җыентыгы дөнья күрә. Шигырьләре Татарстан матбугатында даими басылып тора. Аерым шигырьләре рус телендә һәм азәрбайҗан телендә нәшер ителгән «Яңа татар поэзиясе антология» сенә кертелгән.

      2015 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

      Азатлыкка атлый татар улы

      Кирмән каршысында һәйкәл тора,

      Мәгърур башын чөеп югарыга.

      Тәнен буган тимер богаулардан

      Котылырга теләп, арынырга.

      Тәнен буган тимер богаулары

      Кадалалар тарих төпкеленә.

      Яралардан кан саркымый, саркый

      Ялкынлы җыр тулы шигырь генә.

      Котылырга теләп зынҗырлардан,

      Мәгърур башын чөеп югарыга,

      Шәһид киткән күпме татар җаны,

      Имин көннәр теләп улларына.

      Азатлыкка атлап, күпме башлар

      Тәгәрәгән җилкәләрдән аска,

      Истә әле, истә фида җаннар,

      Чал тарихлар басылганнар ташка.

      Чал тарихның ишарәсе булып,

      Ташта басып тора Җәлил сыны.

      Тар коллыктан азат шәһид рухы,

      Азатлыкка атлый татар улы!

      Казансуның суы кимегән

      Ничә гасыр ярларына тулып,

      Сабыр гына аккан Казансу

      Кечерәеп калган, суы кимеп.

      Чикләре тар! Бик тар!! Ямансу!!!

      Чуерланган кирмән ташын юып,

      Төпкеленә серен сеңдергән

      Тарихыбыз ачылсынга дипме, —

      Казансуның суы кимегән?!

      Яманнарын гына язма, Хода!

      Яланнар соң кемнәр кулында?!

      …Хәтта елга яры кысанайган

      Кимсетелгән кирмән буенда.

      Яр буенда уйга батып йөрим:

      Казансуның төбе күренә…

      Тар үзәнле халык түгел лә без!

      Болай булу тиеш түгел лә!

      Мин ышанам – кайтыр әле язлар!

      Үзәннәр бит әле кипмәгән:

      Ярлары бер тулыр, ташкын булыр,

      Җимерелер дамба-киртәләр…

      Бибимәмдүдә абыстайга

      Юл читендә көчек калды, күз атып,

      Аһ, шул көчек куйды җанны кузгатып!

      Шул көчектәй калган нәни Апуш та,

      Әнкәсенең җеназасын озатып.

      Тау башыннан чишмә чыккан ургылып,

      Юл ташлары калган, җандай убылып.

      Нәни Апуш шул урамнан узгандыр,

      Җил-суыктан тәпиләрен туңдырып.

      Кул сузымы Сасна – Субаш арасы,

      Бүлеп тора бары Күшет елгасы.

      Шул елгага тамгандыр ла Тукайның

      Иң


Скачать книгу