Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
макталды һәм сүгелде, дөньясын онытып көлде һәм ачы күз яшьләрен тамызды, булдыра алганча кешеләр өчен хәләл күкрәк көчен салды, кайнар тирен түкте. Бу авыл, бу җирләр күпмедер аныкы иде, шул ук вакытта үзе дә күпмедер авылныкы иде. Газизҗан киләчәктә кайда гына яшәсә дә, гомере тулаем диярлек шушында калачак иде… Ул, үзе дә сизмәстән, нишләптер зиратка атлады. Анда кар әле шактый иде. Тып-тын сагышта оеп утыручы наратлар, тирәкләр, усаклар, каеннар… Агачтан, тимердән ясалган чардуганнар, язулы кабер ташлары… Менә әнисенең кабере… Гади тимер рәшәткә, яшел буявы да уңып бетә язган. Аның уртасында ялгыз миләш. Янәшәдәге затлы рәшәткәләр, чардуганнар янында мескен инде. Исемен дә, туган-үлгән елын да дюралюминийга чокып үзе язган иде Газизҗан. Анысы да зур түгел, мунча тәрәзәсеннән кайтышрак кына. Ул авыр сулап куйды. Әллә ни рәхәт күрсәтә алмады инде ул әнисенә. Эчеп-тузып та борчымады, йорт-ихатаны да төзек тотты. Тик менә гаилә коргач, әнисенә тынгы бетте, Газизҗан уртада бәргәләнде. Һаҗәр артык чиста, артык пөхтә. Ә алар әнисе белән андый тәртипкә өйрәнмәгән, аларның аңа вакытлары юк иде. Элек крестьян ничек яшәгән – алар да шулай көн күрделәр, тузан-балчыктан бик курыкмадылар, гомер-гомергә бозауларны, бәрәннәрне өйдә тоттылар, сыерны өйгә алып кереп саудылар, бәрәннәрне өйдә имезделәр… Өйләнгәч, Һаҗәр таләбе белән Газизҗан мал өе салырга мәҗбүр булды, мунчаны да яңартты.
Кояшның агачлар арасыннан сыгылып керүче кызгылт нурлары Газизҗанның күңелендә аңлата алмый торган әллә нинди тойгылар уятты. Җаныңны картайтасың килсә, кояш баеганда зиратка бар икән. Әйтерсең лә фани дөнья белән бакый дөньяның кыл уртасында торасың. Тирә-юнеңдә бераз серле, шомлы тынлык, һәр агач төбеннән, һәр кабер ташы артыннан тавыш-тынсыз гына әрвахлар күтәрелер төсле. Инде әнисенең биредә йоклавына да уналты ел икән. Әнисе рәнҗеп киткәндер Газизҗанга. «Улым, мин сиңа бәхил», – дип әйтте әйтүен авырып яткан чагында. Тик аның күңелендә ни булганын каян беләсең? Бәлкем, ул Газизҗанның болай да талкынган җанын талкымыйм, агарган чәчләрен тагын да агартмыйм, дип кенә әйткәндер? Тыныч кына яши алмадылар шул. Дөрес, Һаҗәргә ул аның ризалыгы белән өйләнде. Әнисе баштан ук хуплады, уңган, диде, җитез, диде, алып кайт, улым, диде. Һаҗәр чыннан да шундый булды. Тик аларның әнисе белән бер яклары туры килмәде. Төгәлрәк әйткәндә, туры килде: аларның икесенең дә дары кебек дертләп кабына торган кызу холкы тормышны бозды да куйды. Һаҗәр әнисеннән, әнисе Һаҗәрдән зарлана, ә Газизҗан икесенең уртасында бәргәләнә. Аерым-аерым да, икесе белән бергә дә сөйләшеп, тиргәп карады – тынычлык урнашмады. Ахырда, ярты ел яшәгәч бугай, күпмедер тынычландыра алды ул аларны. Кышның бер салкын көнендә Газизҗанны басуга черемә чыгарырга куйдылар. Төшлеккә теше тешкә тимичә туңып кайтса, ашарга пешмәгән, Һаҗәр белән әнисе пыр тузып талашып яталар. Газизҗан суына башлаган самавырдан агызып чәй эчте – болар һаман талашалар. Базны ачты да акрын гына:
– Марш икегез дә базга! – диде.
Әнисе,