Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев

Дәверләр аһәңе - Фоат Садриев


Скачать книгу
кипкән күкрәген җимерү-ерткалаудан тыш берни дә эшли алмыйсың. Газизҗан башын югары күтәрде, сварка уты төсле янып торучы кояштан чагылып күзләре кысылды. Эсселектән зәңгәрлеге уңып килүче күк гөмбәзендә кулъяулык кадәр дә болыт әсәре юк иде. Офыкларны, басуларны су дулкыны төсле калтыратып, рәшә йөгерә. Әллә шуның тәэсиреннән, әллә бар тарафтан килүче меңнәрчә чикерткәләр сайравыннан кайнар һава тетрәп-төтәп тора…

      Ул торып басты. Костюмын салып, аяк астына ташлады, беләзек сәдәбен ычкындырып, күлмәк җиңен терсәгенә кадәр күтәрде. Күпереп шешкән беләге хөрмә төсле кара-кучкылланып ялтырый, теш эзенең берсе үлекләгән иде. Ул аны чеметеп ертты, кысып бер тамчы канлы үлеген чыгаргач, кулъяулыгы белән бәйләп куйды.

      Сәгать ике тула икән, әле Фирдәүсә белән Ильяс килергә бик күп вакыт бар. Ашыйсың килмәсә дә, төшлеккә капкалап алмыйча булмастыр. Соңгы вакытларда ашказаны асты бизе тагын борчый башлады. Аны да аңламалы түгел: кайчакта ач торсаң басылыбрак китә, кайчакта авыртып торганда, ачу белән ашыйсың – гел әйбәтләнә. Бүген, Казанга китәсен сизгәндәй, таңнан авыртып уятты, туктарга уйлап та карамый. Ярар, бик интектерсә, больницага керер дә ятар.

      Газизҗан, костюмын иңбашына салган килеш, юлдан ерак түгел сузылып киткән сызага атлады. Әйберләрен шунда үсеп утыручы тал төбендә калдырган иде иртән. Ул туфлиен, оекбашларын салып атты. Көеп төссезләнгән үләннәр, корып ауган куралар, яланаяк белән басуга, чытырдап сына, уала, табан астына кадала. Әле кайчан гына шәп-шәмәхә булып утырган тукранбашлар, шайтан таяклары, тигәнәкләр, паяльник белән ялкын өрдереп көйдергәндәй, көрән төскә кереп куырылганнар. Хәтта сызадагы күрәннәрне, аксыргакларны да сары тутык каплаган, аларның төбендәге су кибеп, саз гына калган, шәрәрәк урыннары яргалана ук башлаган. Газизҗан, түмгәкләргә баса-баса, уртага ук керде, коштабак кебек кенә чокырсу урында су тапты, аны болгатмаска тырышып, кушучлап ала-ала битләрен, башларын юды, күлмәкләренә агыза-агыза, муеннарын чылатты. Су, яңа сауган сөт төсле җылы булса да, хәл кертеп җибәрде. Фуражкасын да юешләп киде, аякларын да югандай итте. Шунда аның күзе күрән арасында утырган яшел бакага төште. Күрәсең, ул да әлсерәгән, авыз астындагы аксыл тиресе бер кабара, бер шиңә иде. Тотмакчы булып, Газизҗан аңа үрелде, тик бака читкә сикерде, күрән арасына кереп югалды. Балачакта бу юаш җан иясенең ниндиләрен генә тотмыйлар иде алар. Әмма Газизҗанның дусты Котдуска беркем дә җитә алмады. Бакаларны Ыктан тотып, ул өстендәге күлмәк эчләренә, чалбар кесәләренә, фуражкасына тутыра, салкын тиреләре белән тәненә ышкылуларына, шыбырдашуларына авызын ерып йөри иде. Композитор булып китте бит Котдус! Уфада яши, язган көйләре дә бик матур. Ике-өч көнгә авылга кайтса, Газизҗан яныннан китми, аны җырлата да елый, җырлата да елый… Дусты исенә төшкәч, Газизҗан авыртуларын онытып елмаеп куйды һәм авыз эченнән генә көй сузды:

      Бик сагындым Ык буйларын,

      Ашыгып аккан суларын.

      Ык сулары басар төсле

      Йөрәгем ярсуларын…

      Ул


Скачать книгу