Каеннар сары иде. Хәсән Туфан
әфәнделәр», – дигән иде ул. Галимҗан абыйның саклык белән генә әйтелгән бу фикерендә монархия дәверенең соңгы көннәре җитә дигән мәгънә ята кебек иде. Ул алдан күргән булган, күрәсең, тиз көннәрдән, бер ай чамасы вакыт үткәч, Лысьва заводында Февраль революциясен каршыладым мин. Шигырьләремдә әйтелгәнчә, «Күңелдән дә, патша төшерелгән күк, ниндидер бер газап югалды. Дус түгелләр якын булып китте, кай дуслардан никтер бизендем… Цехта очрашасың, кул күрешә, күңел күрешми» иде.
Монархиянең җәберләрен ныграк татыган халыклардан булган татар-башкорт эшчеләренең патшалардан котылу шатлыклары тагын да зуррак кебек иде.
Безнең олы металлургия заводындагы һәм күрше заводлардагы татар-башкорт эшчеләренең барысы да большевиклар яклы иде. Учредительное собраниегә сайлаулар вакытында алар большевиклар исемлегенә тавыш бирделәр. Халыкны (мөселманнарны) шуңа өндәп, җилем басмада «Чүкеч» дигән 3–4 номер кулъязма газета чыгардык.
Бөек Октябрь революциясен мин станокта каршыладым. Бераздан укытучылык эшенә керештем.
Бу елларда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү уе миндә торган саен көчәя барды. Галимҗан абый әйткән сүзләрне искә алып, чын поэзиянең һәм халык иҗатының тылсымлы үрнәкләре буенча шигырь төзелеше серләрен өйрәндем. Телебезнең һәм тугандаш телләрнең әйтерсең лә шигырь иҗат итәр өчен генә барлыкка килгән телләр икәнен күрдем. Һәм көтмәгәндә В. Маяковскийның гаҗәеп иҗаты мавыктыра башлады…
Бөек Тукайдан соң поэзиядәге күренекле бер вакыйга буларак, Бабич килеп китте, аңардан соң шундый ук вакыйга булып Такташ килеп чыкты. «Көмеш кыңгырау» дигән төшенчә бар. Такташның шигъри авазы көмеш кыңгырау гына да түгел, алтын кыңгырау булып тоелды. Эшләрне, укытуларны ташлап, Такташлы Казанга килдем.
Шул елның көзендә (1924) матбугатта беренче адымнар ясый башладым.
Бу еллар Бөек Октябрь китергән яңа үзгәрешләрне иҗади үзләштерү, яңа эчтәлекнең үз формасын табарга омтылу, революциянең шигырь өлкәсенә килеп кереп, кычкырып сөйләшә торган чоры, татар шигыренең трибуналарда яши башлаган чоры иде. Бу шау-шулы елларда, нэп йогынтысына да һөҗүм иткән чорда, классик форма ишетелә алмый торган камерный шигырь булып тоела иде. Төп үзенчәлек эчтәлекне сөйләү теле белән әйтергә теләү иде.
Такташ та һәм башкаларыбыз да өр-яңа шигъри формалар табарбыз дип уйлаган идек. Ләкин, нинди генә тәҗрибәләр ясап карасак та, шигырьнең асыл сыйфаты, арка сөяге булган ритм дигән нәрсәне ташлап китә алмадык.
Татар поэзиясенең егерменче елларда язылган үрнәкләрендә, кайбер юлларның кыскартылган яки озынайтылган булуына карамастан, һәркайсының нигезендә билгеле бер ритм бар.
Бездән, шагыйрь һәм әдипләрдән: «Иҗат эше, әдәби әсәрләр язу эше бәхетме, әллә михнәтме ул?» – дип сораучылар бар. Юк, иҗат михнәт тә, азап та, җәфа да түгел. Иҗат – бәхет ул, иң матур, иң көчле бәхет ул! Иң бәхетле чагым – иҗади накалда яшәгән чак. Җанның – күңелнең – йөрәкнең – бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең