Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи
Расих улының проекты белән 130 га якын объект инде сафка баскан. Араларында Казанда төзелгәннәре дә бар. «Төзүчелек – минем яшәү рәвешем. Һәр төзегән йорт, елмаеп, хуҗаларның күңел халәтен чагылдырып торырга тиеш дип саныйм», – ди Дамир. Аның үз йорты Урмайга килеп керешкә үк әллә каян «елмаеп» каршы ала. Хәзер ул төп нигездә яңа өй салу белән мәшгуль. «Авылымны чын күңелемнән яратам. Аны гөлбакча итеп күрәсем килә. Биредән беркая да китәргә җыенмыйм», – ди архитектор.
1000 хуҗалыгы булган, 3000 кеше яшәгән бу иманлы авылда моңа кадәр 2 мәчет халыкка хезмәт иткән булса, менә быел Болгардагы Кара пулатны хәтерләткән өченче мәчетләрен төзеп бетереп яталар. Төзелеш эшенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та матди яктан ярдәм күрсәткән. Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт укып дога кыла Урмай халкы. Авылда урта мәктәп, Мәдәният йорты, китапханә эшли. 20 гә якын кибет бар. Алар барысы да – шәхси кибетләр. Әйе, авылда эшмәкәрләр күп. Колхоз күптән таралган, җирләр шәхси кулларда. Авылда хатын-кызларның күбесе – хуҗабикә. Алар – ир хатыны, балалар әнисе. Ә ирләренең төп кәсебе – төзүчелек. Алар үзләрендә генә төзеп калмыйлар, читкә чыгып та эшлиләр. Төрле һөнәр үзләштереп, аны яшәү рәвеше иткән булдыклы ир-егетләр шактый Урмайда. Минсихәт абый Хәйретдинов тимерчелек белән шөгыльләнә. Ул тимердән койган капка-коймалар Урмайны гына түгел, тирә-күрше авылларны да бизи. «Бу эшкә мин үзлегемнән өйрәндем. Авыр эш түгел, бары тик тимердә дә матурлыкны гына күрә белергә кирәк», – ди Минсихәт абый. Ул үз кәсебенә улы Маратны да тарткан.
Урмайга килгәч, без һәрвакыт бу якка гына хас ризыклар белән сыйланабыз. Хатын-кыз буларак мин аларның пешерү ысуллары белән дә кызыксынам. Бу килүемдә алардан тура пешереп күрсәтүләрен сорадым. Әлфия ханым Сафиянова һич тә авырсынмыйча әлеге ризыкны пешерү серләрен миңа да төшендерде. Тура бик борынгы ризык икән. Аның белән кадерле кунакны да сыйлаганнар, юл азыгы итеп тә кулланганнар. Урмай халкы гомер-гомергә шабашкага йөргән, ягъни читкә китеп эшләгән. Хатыннары ирләрен юлда йөргәндә бозылмый, озак саклана торган тура пешереп озата торган булганнар.
Аны әзерләү әллә ни авыр түгел икән. 500 грамм эремчек, 6 йомырка, 1 бал кашыгы тоз, 2 стакан он кирәк. Шуларның барысын бергә болгатасың да мичкә тыгасың. Ярты сәгатьтән тура әзер. Табадан бушаткач, өстенә күп итеп сары май саласың. Май күбрәк булган саен, тура тәмлерәк була. Элек, суыткычлар булмаганда, тураны савытка тутырып, өстен май белән күмеп, йә кар базында, йә коеда саклаганнар. Көтмәгән кунак килгәндә дә тура һәр йортта әзер ризык булып торган. Бик тәмле, туклыклы ризык. Теләгән һәркем пешереп карый ала, мин сөйләп күрсәттем, әйткәнемчә, авырлыгы юк.
Менә шулай нәрсәгә тотынсалар, шуны пешерә, шуны эшли торган, кулларыннан бал-май тама торган мишәрләребез яши Урмайда. Бу җиргә аяк баскан һәркем аңа гашыйк булып, кабат кайтырга вәгъдә биреп, кунакчыллыкларына рәхмәт әйтеп китә биредән. Ә мин һәрвакыт, горурланып, алар белән мактанып, аларның уңышларын башкаларга да җиткерергә тырышам.