Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
Сәмигулла абзый тәмәке көйрәтә калды, Сабирҗан утынны мул бер кочак итеп җыеп алды да хуҗа кереп киткән ишеккә юнәлде.
– Ярармы? – диде ул, өй ишеген яртылаш ачып.
– Әйдә, әйдә, агай-эне! – Хуҗа урыннан ук купты.
Сабирҗан кергәндә, ул ике-өч кеше белән өстәл янында чәй эчеп утыра иде.
– Хәзер, иптәшләр… Башта өйне җылытып җибәрик әле, – диде ул, Сабирҗанга таба атлап.
– Хафаланмагыз, – диде Сабирҗан, утынын мич буена җайлап кына бушатып. – Үзем генә ягып җибәрәм… Мич юллыгы моннанмы?
– Әйе…
– Хәзер гөлт иттерәбез аны.
– Алайса, рәхмәт, дус кеше…
Сабирҗан, итәкләрен җилфердәтеп җибәреп, эчке кесәсеннән җәһәт кенә чалгы пәкесен чыгарды. Чаж-чож китереп чыра телде. Каен тузы йолыккалады. Шул арада әңгәмәләре өзелеп калган кунакларны сүзгә чакыргандай итеп, үзалдына сөйләнеп алды:
– Һай, утыны ла утыны! Каен булса да чырагачка гына тотарсың, билләһи…
Мичкә ут төртте. Морҗаның тартуы әйбәт икән, шунда ук гөрләп, ялкынланып яна да башлады. Сабирҗан түрдә, өстәл тирәсендә утыручыларга күз төшереп алды. Хуҗа белән бергә санасаң – дүртәү алар. Гаҗәп: кай җирләре беләндер бер-берсенә охшаганнар. Чәчләре җиткән. Һәркайсында – ак яка. Салкын бүлмәдә озак утырганнан булса кирәк, җилкәләренә җылы пальтоларын салганнар. Алларында – ясап куйган чәйләре. Тик нигәдер берсе дә эчми…
Өй эче дә башка байларныкы кебек түгел. Кыйммәтле келәмнәр дә, елкылдап торган җиһазлар да, алтынланган шәмаилләр дә юк. Стенадагы шүрлектә дә, түрдәге өстәл өстендә дә тау-тау итеп китаплар өелгән.
Укымышлы кешеләргә охшаган, дип уйлап куйды Сабирҗан, хуҗага кабат күз салып. Тик никтер бик чандыр гәүдәле, йөзе саргайган, әмма күзләрендә рухи көч һәм дәрт күренеп тора иде.
Алар үзара җанланып сөйләшәләр. Берсе, ни өчендер кызып китеп, кулындагы газетага суккалап:
– Күр инде, ә! Тагын ничә мастерскойны япканнар, – диде. – Бу бит – яңадан күпме кеше эшсез калды дигән сүз.
«Әйе-е, – дип уйлап куйды Сабирҗан кабат. – Болар бер дә башка байлар кебек түгел, безнең ише кешегә җирәнеп карамыйлар. Башкаларның бусагасы аша атлап керә-нитә калсаң, бу сукбай берәр нәрсәне суга күрмәсен тагын дигәндәй, шикләнеп, керүчене күздән яздырмаска тырышалар. Ә болар әнә эшсез калган кешеләрне жәлләп сөйлиләр».
Сабирҗан тагын колак салыбрак тыңларга кереште. Тыңламаслык та түгел, бит нинди хикмәтле сүзләр сөйлиләр. Арадан берсе – башкаларга караганда бөтенрәк, ыспайрак киенгәне – искитмәле гыйбрәтле сүз башлады. Ниндидер Ульянов атлы бер кешене, имештер, Себергә сөргенгә җибәрелгән урыннан срогын тутырып кайтса да, хатыны белән бергә торырга рөхсәт итмиләр, имештер, икесе ике калада яшәргә мәҗбүрләр… Сабирҗан ирексездән: «Безнең тормыш ялкыны сүнгән тәмуг кебек, әнә анда кемнәргәдер, хәтта никахлы хатыны белән бергә яшәргә дә ирек бирмиләр, ди. Нинди генә бәхетсез кешеләр юк бу фани дөньяда!..» – дип уйлап куйды.
Сабирҗан тагын колак сала. Сүз һаман да шул кеше турында бара. Хатыны белән торырга рөхсәт итмәү бер хәл, ул кешегә әле тагы үзе теләгән җирдә, үзе теләгән