Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов

Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов


Скачать книгу
кулай килен дә таба. Чыннан да, әгәр дә хак булса, Мәрхәмбикә, җәбер-золымга түзә алмыйча, ирен агулап үтергән дигән сүз таралган иде инде. Булса да булгандыр. Чөнки Салих байның хатынын җәберләүләре турында адәм әйтеп адәм ышанмаслык сүзләр күп йөри иде. Имештер, ул өенә фахишәләр алып кайтып, шул фахишәләр белән йоклау өчен, яшь хатыныннан урын җәйдерә торган булган. Хәер, ул кадәресе, бәлки, булмагандыр да. Кеше ни сөйләмәс дисең.

      Улының икеләнеп:

      – Юк, өйләнмим… Күргәнем дә юк… – дип кырлы-мырлы сөйләнеп торуын күргәч, Мирзахан бай, урыныннан җәһәт кенә күтәрелеп, бер генә җикеренә:

      – Дәшмә, ичмаса!.. Хатынны аны күреп түгел, ишетеп алалар. Күреп гүзәлгә өйләнгәнче, күрми затлы нәселгә өйләнү мең кат хәерлерәк!..

      Бераз тынычлангач, булачак килененең булган, уңган якларын тезә башлады. Эчеп-тузып, юлдан язып йөргән Салих байның үлүенә дә карамастан, әнә шул хатын, имештер, хуҗалыкны җыен килде-китте ир-атлардан да болайрак итеп алып бара.

      Мирзахан бай ике тапкыр сөйләшә торганнардан түгел. Әйттеме, бетте. Шулай итеп, Асылхан хатынлы булды. Карт бай исә, улын йорт тотарлык, мал-мөлкәтнең кадерен белүче хатынлы итеп, морадына ирешеп, тыныч күңел белән теге дөньяга китеп барды.

      Асылханның үзеннән берничә яшькә олы Мәрхәмбикәгә күңеле ятмады, җаны эремәде, өйләнгәннәренә шактый вакыт үтүгә дә карамастан, араларында якынлык хисе тумады. Икесе бер түбә астында яшәсәләр дә, икесе ике ишек ачтылар.

      Аның каравы бәби таба алмаган байбикә (Салих бай кыйнап имгәткән дип сөйләделәр) бишенче яшенә чыккан Чулпанияне үзенең баласыннан да болайрак якын күрде, бөтен хисен, бар мәхәббәтен шул балага бирде. Чулпаниянең киләчәге турында да кайгыртты. Аның өлешенә чыккан пенсияне, опекунский совет аша юллап, шактый зур процент белән казна банкына салды.

      Чыннан да, Мирзахан бай әйткәнчә булды: бар эшне (алыш-бирешне дә), бөтен тормыш дилбегәсен Мәрхәмбикә үз кулына алды. Билгеле, бай үлү белән, кайчандыр шаулап барган сәүдә эшләре түгәрәкләнде, пароходчылык белән элемтә өзелде, саф табыш биреп торган ике такта яру заводының берсен, Кабачищедагысын, бер француз (якында гына өр-яңа техника белән җиһазландырылган завод төзеп) «чәйнәмичә йотты»…

      Әмма Асылхан гадәтенә хыянәт итә алмады. Хатыны Мәрхәмбикә әйтмешли, һаман да юкка «җил куып» йөри бирде. Күзле-башлы булганнан бирле, хатыны янында калырга, аның тавышын ишетергә теләмичә, ауга дигән сылтау белән тагын да ешрак, озаккарак чыгып китеп югала торган булды.

      Тормышны алай дәвам итеп булмаячагын, ниндидер чара күрергә кирәклеген Асылхан үзе дә бик яхшы төшенә иде. Күңеле тарткан, җаны теләгән кешегә өйләнергә кирәк дигән яшерен уе да бар иде аның.

      Таң йолдызына тиң Зөһрәне күрү яшерен өмет чаткысын яңа көч белән кабызып җибәрде, «чыннан да…» дигән уе тиз арада бөтен барлыгын яулап алды. Зөһрә күз төшәрлек чибәр, сылу кыз иде.

      Асылхан иртәгесен якында гына, шакы-шокы китереп, талкы такыган тавышка уянып китте. Көн тәмам яктырган. Каяндыр, өйалды ишеге ярыгыннан, алтын


Скачать книгу