Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
ишетелеп кенә тора. Имештер, бер бай үзеннән илле яшькә яшьрәк кызга өйләнгән… Ниндидер бер кыз баланы, имештер, әти-әниләре үтеп баручы бер байга сатып җибәргәннәр, ди…
Ходаем, берүк, үзең сакла!.. Шулай сәлперәеп беткән, кабер исе сеңгән берәр картка биреп куйсалар да, берни эшләр хәлең юк. Ата-ана хакы, Тәңре хакы. Аларга буйсынмыйча, баш имичә, аларның сүзенә каршы барып буламы соң! Җәннәт – ата-ана аяк астында, ди ич…
– Зөһрә!.. – диде Асылхан, кызның уйларын бүлеп. Һәм Зөһрәнең яулык почмагын тотып торган уң кулына сак кына кагылды.
– Кулыңны бир әле… Мә, Зөһрә… Сиңа бүләк алып килдем…
Ниһаять, Зөһрә Асылхан кулындагы кыйммәтле бүләккә күз төшереп алды. Йөзенә кызыллык йөгерде. Әгәр дә оялу ихтыярын богаулап тормаса, ул һичшиксез: «Ай, нинди затлы, нинди гүзәл бүләк», – дип кычкырып ук җибәргән булыр иде. Чыннан да, искитмәле иде беләзек. Елтыр ташларын гына күр син, күз яуларын алып елык-елык итеп нурлар чәчеп тора.
Кызның икеләнеп торуын күргәч, Асылхан әйтте:
– Ал, ал, Зөһрә! Тартынма… Әллә минем беренче бүләгемнән дә баш тартыр идеңме?..
– Кирәкмәс иде, Асылхан абый… Бик кыйбаттыр ул…
– Юк, син уйлаганча ук кыйммәт түгел… – Асылхан, үзенең кирәкмәгән сүз сөйләнә башлавын сизенеп, бүләген тиз генә Зөһрәнең кулына тоттырды.
Кыз да, чиләк бавын сыйпаштыргалап торган кулын бушатып, чак кына Асылханга таба борылды.
– Рәхмәт инде… – диде ул. – Бүләккә каршы бүләк кирәк ди бит… Үзем нәрсә бүләк итәрмен икән соң?
Асылханны эчке бер куаныч яулап алды. Сине күрү, сөеклем, үзе бәясез бүләк дип әйтергә авызын ачкан иде, әмма тыелып калды. Шулай да өзелеп калган әңгәмәне дәвам итәргә теләгәндәй итеп:
– Хәзер үк киеп куй… – диде.
Затлы бүләктән күк йөзедәй саф зәңгәр күзләрен ала алмаган Зөһрә, каушаудан булса кирәк, чак кына дерелдәгән кулы белән беләзекне сул кулына киеп куймакчы булды. Әмма яңа беләзек шактый тыгыз иде бугай, ул аны тиз генә кия алмады. Шулчак, өне алынган кеше сыман, искәрмәстән: «Аһ!..» – дип кычкырып җибәрде…
Зөһрә кулыннан ычкынып киткән беләзек иң элек бура кырыена бәрелде, аннан коега ук төшеп китте. Һәм шунда ук беләзекнең, чупылдап, суга төшкәне ишетелде.
Тәмам шашып калган Зөһрә кулларын күкрәгенә кушырып өзгәләнә-өзгәләнә тәкрарлады:
– Йа Ходаем!.. Хараплар гына иттем лә… Ниләр генә дип алдым соң!.. Харап иттем ич…
Беренче бүләген сөеклесенең нәфис беләгендә күрә алмавы Асылхан өчен дә аяныч иде, әлбәттә. Әмма ул тәмам каушап калган Зөһрәне тынычландырырга ашыкты:
– Йә, йә!.. Тынычлан, Зөһрә… Ул кадәр борчылма. Ахыры хәерле булсын диген…
Кыз елаган тавыш белән:
– Юк, юк!.. Алай түгел ул, Асылхан абый… түгел… – диде.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно