Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
кала. Телне бозып, күбрәк «ч» авазын кушып сөйләвенә караганда, чуваш булырга тиеш. Аңардан ун-унбиш адым гына калышып, Сабирҗан белән Миңлегөл атлый. Сабирҗан, искәрмәстән кем дә булса килеп чыкмагае дигәндәй, як-ягына карангалап ала. Янәшә атлаган хатыны исә күзләрен аска төбәгән дә тула оегы өстеннән киеп алган җыйнак чабата башларына карап бара.
Анда нәрсә көтә аларны? Хәзергә билгесез.
Һәркем үз уена бирелгән. Сабирҗан исә киткәнче әтисенең тәмам иңеп беткән каберен рәтли алырмынмы дигән иде. Тәки кул җитмәде… Тормыш мәшәкатеннән арына алмады.
Байтак юл үтеп урман куергач, каршыга, җир астыннан калыккандай, бер кеше килеп чыкты. Аның тамак кырып алуыннан бар да коелып төштеләр. Миңлегөл чытырдап иренең җиңенә асылынды. Сабирҗан исә билбавына кыстырган балтасына ябышты…
Әмма теге кешене Сабирҗан шундук танып алды.
– Соң, бу Гыйлаҗи абзый бит!.. – диде ул, хатынын тынычландырып.
Гыйлаҗи көр тавыш белән исәнлек-саулык сорашты, аннары мылтыгын бер иңбашыннан икенчесенә күчерде дә алар белән янәшә атлап сөйләнә башлады:
– Томан төшүен генә күр син! Аяк очы күренмәслек бит. Бик мач булды әле бу… Ахыры гына хәерле була күрсен инде. Көн дә аяз булачак. Күк йөзендә болытның әсәре дә юк. – Стрелок тәмәке янчыгын чыгарды. Кәгазь алып Сабирҗанга да сузды. Сабирҗан, тәмәке тартмаса да, ничектер, капылт кына кире какмады, янчык белән кәгазьне кулына алды. Һәм алар туктап, сөзешергә җыенгандай, бер-берсенә маңгайларын терәшеп, тәмәке төрә калдылар. Кабызгач, яңадан кузгалдылар. Шул арада Миңлегөл, ир-ат белән янәшә барырга тартынып булса кирәк, олау алдына чыкты.
Икәү генә калгач, Гыйлаҗи, сер әйткәндәй:
– Кем, Сабирҗан туган, мин сезне бу юлдан җибәргәнгә гаҗәпләнмә, – диде. – Теге кара йөзләр куа чыгарга да күп сорамаслар. Бу юлдан киткәннәрдер дип беркемнең дә башына килмәс… – Ул әйберләр арасына утырган кыз баланы бары тик хәзер генә күргән кебек күтәренке тавыш белән элеп алды: – Кара!.. Кара әле, бу җылтыр күзне. Чыпчык баласы кебек посып утыруын гына күр син аның… Нихәл, үскәнем?! Тпру-у киттекме?.. Синең, кем, Сабирҗан, шундый дәү үскән кызың да бармыни инде? Балам бар дип, теге вакытта кайсы балаң өчен дип сиртмәлек агач сорап килгән идең соң син?
Сабирҗан да көлеп куйды:
– Шушы балам өчен инде, Гыйлаҗи абзый.
– Кит инде! Менә бит, ә… Гомернең узуын гына күр әле син. Соң, яңа гына кебек иде ич. Әле дә булса хәтеремдә, кыз бала дигәч, кайгылы булмасын дип, каен кисмичә, миләш агачы биргән идем. Шулай үсеп тә җитте диген, ә!..– Ул арба үрәчәсенә кулы белән тотынып, елмаеп, бала өстенә иелә төшеп сорап куйды: – Йә чибәрем!.. Исемең ничек соң синең? Ә?.. Кара, кара, сөйләшә дә белми икән әле үзе. Дәшми. Ә-ә, телен йоткандыр ул…
– Кызым! Ник абый белән сөйләшмисең? Әйбәт абый ич ул. Әйт инде исемеңне, – диде Сабирҗан.
Бала кыяр-кыймас кына:
– Бану, – диде.
Гыйлаҗи аермачык итеп ишетә алмыйча калды, ахрысы, кызга таба сыңар колагын куеп, тагын да иелә төште:
– Ничек,