Мандариннар / Мандарины. Ландыш Абударова
Ә иң мөһиме, ул хатын-кыз белән аралаша белә. Аның белән ярты сәгать аралашканнан соң, теләсә кайсы хатын-кыз үзен эталон итеп хис итә башлый. Айдарның нәкъ шушы сыйфаты аркасында мин хисләр өермәсенә кереп бөтереләм…
Атна ахырында мин Айдарны аэропорттан озатып калам. Елый-елый. Сагына-сагына.
Evitest
Милләтенә хәрам даһиларның Аналары бала төшерә.
Гыйшыклык эйфориясен әкренләп сагыну алыштырды. Бер атна үтүгә, Айдар миңа, «Үземнең картлач икәнемне дә беләм, әмма барыбер кирәк син миңа. Сагынам» дип, смс язды. Мин шушы смска канәгать булып тагын бер атна сөенеп йөрдем. Икенче атнасында «Кайларда йөрисең, сөйгән яр?» дигән эчтәлекле смс килде. Моңа «Мин дә сагынам» дип җавап яздым…
Өченче атна китте. Ике атна инде ресторанга барган юк, шопингка чыкмыйм. Хәтта фитнес-клубка да атнасына бер генә сугылам. Мин Интернетта сирәк утырам. Аның каравы эштән соң өйгә ашыгам, әллә кайчан алып та һич вакыт тимәгән китапларны укыйм. Умберто Эконың «Имя розы» романын йотлыгып укып чыктым. Хәзер инде Хэмингуэйга әйләнеп кайттым. Классика укыйм, Моцарт белән Мусоргскийны тыңлыйм. Укыган бер китап турында эчтән генә Айдарга сөйләп йөрим. Гомумән, мин һәрнәрсәне уемда гына булса да Айдар белән бүлешәм. Киләсе очрашуда аның белән генә сөйләшәсе темаларны хәтергә бикләп барам. Тормышта нинди яңалык бар – тизрәк аның белән бүлешәсе, аның фикерен тыңлыйсы, киңәш сорыйсы килә. Тик боларны бары тик ул үзе шалтыратса яисә очрашкач кына сөйләшеп була. Мин аңа теләсә кайсы вакытта шалтырата алмыйм, чөнки ул… хатыны янында булырга мөмкин. Әйе, ул – өйләнгән ир. Мин аңа гашыйк булганда, ул мине күргәнче… өйләнгән иде инде. Бу турыда соңрак белдем, ләкин ул вакытта аның өйләнгән-өйләнмәгән булуы мөһим түгел иде. Социаль статуслар ул вакытта шартлы, ай-һай, бик тә буш сүзләр иде әле…
Шулай беркөнне Хэмингуэйның «Праздник, который всегда с тобой» китабын алып ваннага кердем. Күбекле суда озак кына иркәләнеп, укып яттым да ваннадан чыкканчы сөлгегә үрелдем. Сөлге исә элгән җиреннән шуып идәнгә төшеп китте, аны алырга иелгән идем, күкрәгем ванна читенә тиеп китте. Нык бәрелмәдем анысы, әмма күздән утлар күренде.
Шулвакыт мин күкрәкләремнең үзгәрүенә игътибар иттем. Тулышып киткәннәр, авыртып торалар. Юкка түгел бу. Димәк…
Мин тиз генә җылы итеп киенәм дә, чәчләремне дә киптереп тормастан, яулык бөркәнеп, даруханәгә йөгерәм. Йорт янында гына тәүлек әйләнәсе эшли торган даруханәнең ишекләре минем арттан ябылырга да өлгерми кала. Тизрәк фармацевт сатучыны дәшә башлыйм.
– Миңа тест кирәк. Йөклелекне билгели торган.
Сатучы кыз минем кыяфәтемә күз төшерә дә елмаюын яшерә алмыйча төрттереп ала:
– Алай тиз билгели торганы юк аның.
Аның шаяруын аңлап елмайган булам. Чыннан да, кыяфәтемә караганда алай уйларга урын бардыр.
– Миңа берьюлы берничәне бирегез, – дим.
– Evitest бар. Ярыймы? 98 процент дөрес билгели.
– Ярый, ярый, бирегез