Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин
Төньяк Кавказ, Каспий диңгезеннән Азов диңгезенә кадәр даланы үз кулларында тоталар. Шул ук елларда Германрих король кул астындагы Атакыр җитәкчелегендәге герулларны буйсындыралар. Көннәрдән бер көнне, 371 елда, аучы гун алайлары Таман ярымутравына килеп чыгалар. Аларның юл өстендә ана болан пәйда була. Аучылар боланны куа китәләр һәм яр кырыена кысрыклап китерәләр. Ләкин көтмәгәндә болан-сыер суга кереп китә һәм, туктап тормастан, Кырым җиренә чыга. Аучылар аның артыннан ташланалар һәм шул елда Кырым җирләренә чыгарга кичү табалар. Соңыннан гуннар өермә кебек кичү аша Кырымга үтәләр һәм көтмәгәндә Төньяк Кырымда яшәгән кавемнәрнең бер ишен тар-мар итәләр, бер ишен үзләренә буйсындыралар. Ары таба барысы да билгеле. Күп тә үтми, гуннар Перекопка җитәләр, ул вакытта валлар белән ныгытылмаган ярымутрау аша готларның тылына чыгалар. Ә готлар аланнар белән аркадашлар, бу вакытта гуннардан Дон (Тын) елгасының уңъяк ярын саклыйлар. Азов диңгезе буенда җәйләгән гуннарга берәү дә комачауламый.
Әнә шунда башлана да инде гуннарга яла ягу. V гасырда яшәгән тарихчы Евгений бу хакта болай дип язып калдыра: «Җиңелгән готларны гуннар тәмам туздырып ташлыйлар, готларның күбесе һәлак була». Тарихчы, әлбәттә, монда шактый күпертә, чөнки күп кенә остготлар (гуннар аларны «аскы готлар» дип атаганнар) гуннарга кушылалар һәм хәтта чорына күрә тиңе булмаган Каталон орышында да гуннар ягында сугышалар. Монда исә гуннар Германрих король кул астында интеккән кавемнәрне азат итәләр, аларга ирекле рәвештә көн күрергә мөмкинлек бирәләр. Гуннар гаскәрләренең артуы дабары тик шуннан гына. Ә бериш остготлар исә кан кардәшләре вестготларга (гуннар боларын, «өске готлар» дип атаганнар) барып кушылалар. Ошбу булган хәлдән соң да гуннар көнбатышка таба хәрәкәт итүдән туктамыйлар. Ниһаять, алар Днепр елгасына җитәләр, ә өске готлар аларны елганың уң ягында көтәләр. Әмма гуннар монда да тукталып калмыйлар, айлы төннәрнең берсендә елганың өске ягындагы кичүдән чыгып, готларга ташланалар. Көтелмәгән бу һөҗүмнән паника куба, готлар тәртипсез рәвештә кача башлыйлар. Бер ише, кача-кача, Дунайга кадәр барып җитә һәм Көнчыгыш Рим императоры Валенттан канат астына алуын сорыйлар. Император Валент рөхсәт итә, әмма шарт куя – чукынырга. Готлар ария юнәлешендәге христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булалар. Бу хәл 376 елда була. Һәм бу готларның тарихы шунда тәмамлана да.
Ә зур булмаган кавемнән торган Атанарих җитәкчелегендәге готлар гуннардан карурманга качып котылалар. Монда алар ыстан коралар, Өрәк аллаларын куялар һәм кул астындагы әсирләрне шул аллаларына корбан итәләр.
Днепрның уң ягына чыккан гуннар белән бу вакытта Баламбир хан идарә итә. Днепрның уң ягында берара ял иткәч, гуннар V гасыр башында янә көнбатышка таба кузгалалар һәм, иң гаҗәбе, орыш-сугышсыз Паннония даласына килеп чыгалар. Бу дала аларга Җаек-Идел-Дон буйларындагы далаларны хәтерләтә, шунда тукталалар. Аркадаш йөзендә гуннарга ияреп килгән остготлар короле Ардарихка Баламбир хан Дакия җирләрен биләргә куша. Соңрак бу король Атилла ханның иң якын дустына әверелә…
Әнә шулай гуннар