Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
боерыкны алганнан соң, Илбарыс баһадир урынына килеп утырды һәм Чәчкәдән күзен дә алмады. Ханша баһадирның бу карашын тагын ошатып бетермәде. Мәҗлес тәмамланып бетәр-бетмәс, Чәчкәне ияртеп чыгып китте.
Аш бүлмәсендә Кубрат хан һәм яучылар гына калды.
Башта төптәңре Ирсан Илбарыс баһадирны эзләп табарга булды. Ул да кимсетелгән кеше, бүген-иртәгә Өске Кирмәнгә китә, төптәңре аңа да күңеленә килгән шиген сөйләргә тиеш. Ятим бала аны ярата, хөрмәт итә, аңа ышана. Ятим угланны Кубрат хан кимсетте. Дөрес, углан юкка өмет итә, булмастай хәлне өмет итмәсен иде. Әйтергә кирәк, хан кызы Чәчкәгә өмет тотма, дияргә кирәк. Баһадир аны аңлар, ул аны улыдай якын күрә. Ни өчен? Төптәңре белә дә, белеп тә бетерми кебек иде, әмма ниндидер бер аңлашылмаган хис аны шул балага тарта иде. Әллә инде анасын яраткангамы?.. Әллә мәхәббәт дигән нәрсә шулай аналарыннан балаларына күчәме?.. Тәңре үзе шулай яздымы икән әллә аңа?..
Иң әүвәл Илбарыс баһадир аңа ярдәм итәр. Кубрат хан картайды, әнә үзе үк, эт картайса ятып өрер, дип әйтә. Аның урынына илханнарның берсен хәзерләргә кирәк. Кемне, кайсы угланны?.. Менә монысы караңгырак иде әле төптәңре өчен, әүвәл илханнарны сыныйсы бар иде. Кайсы нинди уй белән яши?.. Бу эштә Илбарыс баһадир төптәңренең беренче ярдәмчесе булыр. Углан илханнар белән бергә уйнап үсте, бер табыннан ашады, бертөрле кием киде. Әйе, олуг хан булып бары тик төптәңре Ирсан теләгән илхан гына ак киездә күтәрелергә тиеш.
Ишегалдына төптәңре килеп керүгә, кораллар караштырып утырган Илбарыс аптырый калды.
– Углан, әйдә әле йөреп керик, – диде төптәңре, күңел тынычсызлыгын сиздереп.
Баһадир төптәңрегә карусыз иярде. Урамга чыктылар, илханнар яшәгән урамга юнәлделәр. Сөйләшмәделәр, күңелләр сөйләште. Илбарыс баһадир бу кешегә гадәтләнеп килә иде инде.
– Углан, – диде төптәңре, үз урамнарына килеп чыккач. – Углан, ташлама мине. Мин синең кебек үк ятим кеше. – Төптәңре туктады да баһадирның күкрәгенә кагылып алды.
Илбарыс баһадир ни кылырга белмичә каушап калды:
– Төптәңре, төптәңре, мин сине ташламам, мин сине атамдай якын күрәм, – диде.
Тел очына рәтле сүз килмәде.
– Углан, мин синең анаңны ярата идем, өйләнмәвемнең сәбәбен беләсең… Олуг хан теләмәде… Сиңа ул кызы Чәчкәне бирмәс, кансыз ул, шәфкатьсез…
– Олуг хан андый түгел, түгел, төптәңре. Әйтмә алай, минем сиңа рәнҗүем бар…
– Рәнҗе, – диде, кисәк кенә читкә тайпылып. – Рәнҗе, баһадир, рәнҗи-рәнҗи кимсетел… – Һәм төптәңре борылды да китеп барды.
Баһадир кире өенә кайтты, әмма төптәңре белән очрашудан соң тиз генә йокыга китә алмады.
Иртән баһадирны уң кулы Адай уятты:
– Баһадир, баһадир, кояш чыга, Тәңредән матур көн телик.
– Матур көн телик. Адай, төптимерчегә барыйк, яхшы кораллар алыйк. Төптимерче ясый коралларның асылларын.
Яңа туган көнне каршы алгач, ашадылар-эчтеләр дә тимерчеләр урамына киттеләр. Тимерчеләр урамына килеп кергәндә, анда чаң да чоң тимер чүкиләр