Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Фанәгүргә күчеп утыра башладылар. Греклар – оста һөнәрчеләр, кулларыннан килмәгән нәрсә юк, җимеш үстерәләр, эчемлек ясыйлар, икмәк игәләр. Элек утрак болгарлар кырларына арыш, арпа, тары, карабодай гына чәчәләр иде, греклар аларга бодай алып килделәр. Әйе, греклар – бар яктан да оста халык. Әмма алар яу чапмадылар, җәйләүдән җәйләүгә күчеп йөрүне яратмадылар, Фанәгүргә килә башлагач та, грекларның бу гадәтләре Кубрат ханга ошады. Белгәннәрен эшләсеннәр, матур-матур әйберләр ясасыннар, таратсыннар Болгарның данын – сәүдә итсеннәр. Соңгы вакытта болгарлар да җәйләүләргә бик йөрми, кайберләре греклар кебек үк утрак яши башлады. Аерма шунда гына иде: болгарлар Тәңрегә табынса, грекларның яше-карты сурәткә табына. Әйдә, табына бирсеннәр.
Көннәрдән бер көнне Кубрат ханга патрикий Симеон килеп керде. Кич иде инде, кояш баеп килә, әмма сарайда якты иде әле. Дин әһеле килеп керде дә ханга баш орды, аннары ияреп килгән колына табгач ефәгенә төргән әйберне сүтәргә кушты, хан каршына куйдырды. Каршындагы кол тотып торган сурәтне күрде дә Кубрат хан, әкрен генә тәхетеннән күтәрелә башлады. Искитәрлек хәл иде! Аңа ханша Аппак карап тора. Ул шулхәтле чын һәм ихлас итеп ясалган ки, гүя, авызын ачып, ханына дәшәр сыман иде.
– Кем кулы ясады бу сурәтне?
Патрикий Симеон кулларына карады. Олуг хан барысын да аңлады, янә елмаеп куйды. Патрикий Симеон ханнан мондый ягымлылыкны көтмәгән иде, күрәсең, тәхеткә якынрак килде. Әмма бик үк якын килергә аңа Кубрат ханның кавханы ирек бирмәде.
– Шуннан гына әйт сүзең, – диде кавхан, ишетелер-ишетелмәс кенә.
– Сөйлә, – диде хан, аның авыз ачып сүз әйтергә кыймый торуын күреп.
– Бу сурәтне чиркәүгә куярга булдык, олуг хан. Ханша Аппак бер дә Мәрьям анадан ким түгел икән…
Олуг ханның күңеле күтәренке иде, сынап патрикий Симеонга карады, үз итеп, авыз чите белән генә елмайды.
– Чиркәүгә куярга исәбең?
– Шушы атнада, олуг хан, синең изге теләгең искә алып, Фанәгүрдә яшәгән греклар (христианнар дияргә кыймады патрикий Симеон) чиркәү чаңын ишетәчәкләр. Бу икона Аппакка багышлап язылды, чиркәүгә куелыр, олуг хан. Аны карарга бөтен Фанәгүр…
– Рәсем миндә калыр, Симеон. Чиркәү өчен икенчене ясарсың.
– Син әйткән кылыныр, олуг хан. Өлгертә алсам… – Симеон ханга бил бөкте, чыгар ишеккә чигенә башлады.
– Истәлекче! – диде хан. – Утыр, яз. Христианнар саны белән алты йөз дә кырыгынчы елда, Тычкан елында, Фанәгүрдә чиркәү эшли башлады. Чиркәү башы Симеонга олуг хан Изге Христос рухы Болгарга килгән көнне чаң кагарга рөхсәт бирде.
Олуг хан янына кавханы килде, кыеп, сүз сорады, Кубрат хан аңа ияк кагып рөхсәт итте.
– Олуг хан, бу хәбәрне ишеткәч, төптәңре үзе яклы кавханнар белән сарайга килер. Тәгәрәп киткән йомгакны җебеннән тартып җыеп булмый.
– Килсен, – диде олуг хан, кавханы ягына карамый гына. – Килә бирсен. Ахыр чиктә греклар да болгарларны данлар, Кубрат ханны да.
Бүген, чынлап та, Кубрат ханның кәефе әйбәт иде. Иртәнге яктан гына