Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
сараена шагыйрь җитмәгән икән. Кәтиб Хафиз, минем васыятьне язып ал һәм углан-оныкларыма җиткер. Сарайда һәрчак ике-өч шагыйрь булсын. Мин үз акылым белән генә яшәргә тырыштым, шуңа күрә шактый гөнаһлар кылдым: акыллыларны кудым, ялагайларга ышандым. Бик ихтимал, Болгарга яман хәлләр шулар аша да килгәндер.
Сәлим хан ыңгыраша-тартыша кырын ятты. Авыз эченнән генә «китегез» диде.
Кәтиб Хафиз шагыйрь Әбделгаләүнең терсәгеннән алды һәм ишеккә әйдәде. Хан ятагы ягыннан чыгуга, аларга ханбикә очрады.
– Ханның хәле ничек, кәтиб?
– Ханның хәле авыр, ханбикә. Миңа калса, угланнарны дәшәргә кирәктер.
– Хәзер табиб килә. Ишкул шәех вафат, – диде ханбикәһәм хан ятагы ягына кереп китте.
Алар янына вәзир Камай килде.
– Кәтиб Хафиз, калага шәех Игәнәй кайткан, ханны күрәсе килә. Ни кылыйм?
– Күрәсе килсә, күрсен, вәзир. Бәлкем, әйтер сүзе бардыр.
– Бардыр, анысы. Ишеттеңме, Ишкул шәех вафат. Бәлкем, мин әйтәм, Игәнәйне…
– Хан ни әйтер, шул булыр, вәзир. Мин тәгаен каршы түгел.
– Ә ханбикә?
– Менә анысын әйтә алмыйм, вәзир.
– Син аның белән сөйләшеп кара әле, кәтиб. Синең ханбикәгә телең үтә. Дөресен генә әйткәндә, Ишкул шәех түгел иде, кәтиб Хафиз, шәех түгел иде. Игәнәй – белекле, гакыллы, ил имамы булырдай адәм, – диде вәзир Камай һәм ханбикә артыннан хан ятагына кереп китте.
– Табиб Хәсән дә кайтты микән? – дип сорады кәтиб Хафиз шагыйрь Әбделгаләүдән.
– Менә анысы миңа караңгыдыр, кәтиб Хафиз. Кичә мин ханбикәгә шигырьләр укыдым, шул вакытта безнең янга баһадир Таймас килеп керде һәм ханбикәгә: «Табиб Хәсән юк», – диде. Бу хәлдән шуны аңладым, табиб Хәсән илгә кайтмаган. Ә менә шәех Игәнәй, хан оныгы Кол Гали Болгардадыр.
– Анысын анык беләсеңме?
– Кешедән ишеттем, кәтиб Хафиз.
– Су бир, ханбикәм, су, – диде Сәлим хан, ятагына ханбикә килеп керүгә.
Ханбикә тышы тирләп торган чүлмәктән ханга чишмә суы салып бирде. Сәлим хан акрын гына күтәрелде, калтыранган куллары белән җиз чүмечне алды.
– Көмеш чүмечемне кая куйдылар? – дип сорады ул, су эчеп туйгач. – Асрау кызларны да кертми башладың.
– Асрау кызларны үзең кертмәскә куштың ич, ханиям. Имеш, яхшысынмыйм кыз балалар алдында ыңгырашырга.
– Һич югы, бусагабаш янымда торсын.
– Хәзер табиб кайта. Ишкул шәех вафат булды, ханиям.
– Ишкул вафат?! – диде Сәлим хан. – Миңа да нәүбәт җитте. Кияү киттеме? Ә бит ул миңа без бер көндә…
– Сөйләмә тузга язмаганны, ханиям. Ул аны болай гына сөйләп йөргән булгандыр, исән калу өчен.
– Һә, бу хакта аңа Чәчкә Ана әйтте диделәр түгелме соң?
– Чәчкә Ана үзе дә гүр иясе инде.
– Кем әйтте?
– Таймас баһадир.
– Ә бит ул, мәрхүмә, мәңге яшәр кебек иде. Мин үскәндә үк карчык иде ул Чәчкә Ана. Хәерле булсын, язмыштан узмыш юктыр. Дәштер угланнарны, ханбикә, чапкыннар җибәр.
– Бүген үк җибәрермен, ханиям, – диде Зөбәрҗәт ханбикә, авыруның кулыннан алды. – Калага шәех Игәнәй кайткан. Сине күрергә тели. Сабырланган,