Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
түгел, җарияләренә сүз катарга да кыймый идем. Ә син: «Хан кызы— хатыным», – дигән буласың. Урлап алып киттең син аны, колчура оста, урлап. Ә моның өчен, беләмсең, нишләтәчәк сине Сәлим хан?! Хәтәр Сәлим хан, диләр аны! Телсезне телле итә, аксакны йөгертә торган кеше ул.
– Хан кызы миңа үзе теләп килде, унбаш. Мин аны урламадым.
– Җитте, оста. Куала атың. Күп телеңә салынма. Сине хан көтә.
Каршыдагы үрне менүгә, кирмән күренде. Инде эңгер вакыты иде, күк йөзендә җем-җем йолдызлар кабына башлады. Ә кирмән капкасы каршына килеп туктаганда, караңгы төшкән иде инде.
– Ясавыл, төшер күперең, ач капкаң. Сөенче, хан киявен алып кайтам.
– Шулмы хан кияве?.. Ләхәүлә вә лә куәтә! Казер, казер!
– Әүвәлтен ханга сөенче җиткерең, ясавыл!
Асма күпер төшерелде, капка ачылды. Ул арада ханга сөенче җиткерүче әйләнеп тә килде.
– Ашык, унбаш Байсар, хан сабырсызланып көтә. Киявен тоттык дигәч, ике күзе дүрт булды, тизрәк килтерергә кушты.
– Димәк, сөенче әйткән өчен миңа нидер тиячәк, – диде кинаяләп ясавыл.
– Дар агачына астырачак.
– Ә нигә, булмас димә. Онытма, бу адәм – хан кияве.
– Явызсың, унбаш. Әйдә, узыгыз, җәтрәк кыланыгыз.
Тархан йортына җитүгә, хан бусагабашы аларны каршы алды.
– Йа Хода, чынлап та оста Дәүран! – дип гаҗәпләнде бусагабаш һәм чакырылмаган кунакны йортка әйдәде.
Әмма Дәүран туктады һәм, артына каерылып:
– Атларымны югалтма, унбаш Байсар, кирәк булып куюлары бар. Әйе, коралларымны да таратма, ханның таптыруы бар, – диде.
– Кыюсың, оста, – диде бусагабаш. – Ай-һай кыюсың да. Кол бит әле син. Әүвәл ханнан ирек ал, аннары атың турында кайгыртырсың.
– Бүген кол, иртәгә никахлы кияү, дөнья күләсә, әйләнә дә бер баса, ди Ага Базар халкы.
– Әйдә, әйдә, күп телеңә салынма, – дип, бусагабаш Субай әсир ителгән останы хан янына алып кереп китте.
Алар киң вә якты бүлмәгә килеп кергәндә, Сәлим хан, дисбе тарта-тарта, ишекле-түрле йөренә иде, Дәүранны күрүгә туктап калды, дисбесен чапан кесәсенә салды.
– Йа Алла, кемне күрүем, оста Дәүран!
– Атам! – диде Дәүран һәм ханга таба бер-ике адым ясады да аягына төште.
– Бусагабаш, – диде хан, – чыгып тор әле… Ә син, кияү балакай, рәхим ит, түрдән узып утыр.
Дәүран белә: анасы аксөякләр затыннан, кайчандыр Сәлим ханның хатыны булган; атасы исә, кол хәлендә гүргә керсә дә, шулай ук ихтирамга лаек кеше иде. Шунлыктан ул хан белән икәүдән-икәү калырга курыкмады, түргә узды, колак мендәре ташлаган урынга утырды.
– Атам, мин сезнең алга баш иеп килдем. Гәрчә башымны кисәр хәлгә җитсәгез дә, сезгә, Аллаһы Тәгалә шаһит, мыскал да ачу тотмыйм…
– Китерделәр диген, балакай, китерделәр диген. Йә, йомышың әйт? Назлыгөл кайда? Бер урладың – эзең җуйдың, инде тагынмы? Аллаһы Тәгалә каһәреннән дә курыкмыйсыңмы?
– Юк, курыкмыйм, атам. Аллаһы Тәгалә алдында гөнаһым юктыр.
– Ата-анасы рөхсәтеннән башка хан кызына никах укытуны гөнаһка санамыйсыңмы?
– Атам, инде әйткән дә идем, янә кабатлыйм: