Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
генә. Юлбасарларга үлем!
– Бу кешенең кем икәнен белеңез, миңа тотып китереңез! – диде иярченнәренә әмир Хаҗи. – Мәгәр әле түгел, кич белән, караңгы төшкәч.
Халык шаулаган арада, мосафир кай яккадыр шылды. Әмма базардагы кешеләр, гүя моңа игътибар да итмәстән, бик озак кычкырышты, бәхәсләштеләр әле.
Әмир Хаҗи Ага Базарда сәүдә итүче Апанайны эзләде. Урыслар урамына килеп кергәндә, ниндидер кибет янында кенәз тиуны белән Мәрьям бикәне күрде. Кибеткә җитәр-җитмәс туктады. Бикә белән тиун кызып-кызып ни турындадыр сөйләшәләр иде. Бикә янында биш яшьлек Габдулла, энесе Илһам ханның кече угланы. Углан әле уңга, әле сулга карый, бер дә тик тормый, әмма анасы юлдашы белән шундаен мавыгып сөйләшә ки, аңа бөтенләй игътибар итми. Ни калган Юркәй кенәз тиунына Болгарда? Хәер, Ага Базарда кенәз тиуннарын еш күрергә була иде. Ләкин Мөрем юлбасарлары Болгар сәүдәгәрләрен талаганнан соң, эзләре суынып торды. Хәзер әнә янә күренгәли башлаганнар. Җитмәсә, бикә белән сөйләшеп тора. Ханбикә буласы кешегә бер дә килешми иде бу хәл. Әмма нишләмәк кирәк, бикә аның хатыны түгел, кисәтеп булмый. Ә яшь ханның хатынына нинди дә булса сүз катуны яратып бетермәве бар. Шуңа күрә әмир Хаҗи алар яныннан күрмәмешкә сабышып китеп барды.
Ләкин кайтыр юлда да, кайткач та, үз ягына кереп яткач та, Мәрьям бикә турында уйлаудан туктый алмады. Икенче көнне аңа бер уй килде: Ага Базар сәүдәгәрләрен Казан базарына дәшәргә. Ул гынамы, Болгардагы оста һөнәрчеләрне котыртырга, күчеп килсеннәр Казанга. Бар шартлар да булдырылачак.
Әнә шул уй белән ул кабат Ага Базарга юнәлде. Күңелендә кичәге кешене очрату уе да бар иде. Ярдәмчеләре исә кичә аның эзен җуйганнар иде. Әмир Хаҗиның үз каласына кайтып китәр вакыты җиткән иде инде. Аталарының җидесен уздыруга, ул яшь ханга: «Мин китәрмен инде, олуг хан», – дип белдерде.
Икенче көнне Илһам хан абасы Хаҗины Кече Чирмешән елгасына кадәр озата килде. Юл буе бергә килсәләр дә, бер кәлимә сүз сөйләшә алмадылар. Ә бит уртаклашасы уйлары бар иде. Әмир Хаҗи Мөрем каласына яу чабу нияте барлыгы хакында киңәшмәкче иде, ахыр чиктә сабыр итәргә булды. Монда күргән-ишеткәннәрдән соң бу хакта сүз катмауны хәерлерәк санады. Шиккә калуына кенәз тиуны белән Мәрьям бикәне бергә күрү дә сәбәп иде. Ага Базар халкын Казан каласына күчәргә котыртуын да яшь хан ишетми калмагандыр, мөгаен.
Хак анысы, Болгарда сәүдәгәре дә, һөнәр ияләре дә, төзүчеләр дә җитәрлек. Шул ук вакытта Ага Базарны төпсез тәпән дип тә булмый. Әйе, ни генә булмасын, яшь хан юл буе дәшмәде. Хәтта Назлыгөл турында да сорашмады. Ә бит белә: Назлыгөл Казанда, ир-канаты Дәүран янында. Дөрес, Дәүранга мәрхүм аталары Сәлим хан Болгарга кайтырга әмер биргән иде. Ләкин бу хакта әмир Хаҗиның ишетәсе дә килмәде. Хан соңгы мәлдә генә аңа Казан елгасының сул ягына кала суктырырга кушты, димәк, элгәреге фикереннән кире кайткан иде. Яшь хан бу хакта да бер сүз дә әйтмәде. Хәерле булсын. Кече Чирмешән елгасына җитүгә, Илһам хан атын борды һәм, кичүне чыгарга