Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
сатучы товарын шулхәтле мактагач, Илһам хан да шул тирәгә якынрак килде һәм итек кунычын тотып карады. Бәхәссез, итек кунычы, чынлап та, хатын-кыз тәне кебек йомшак иде, хәтта күңеленнән генә ханбикәсе тәне белән чагыштырып карады Илһам хан һәм үзалдына көлемсерәп куйды, мәгәр соң иде инде, итек сатучы аның кулыннан эләктереп алды.
– Ал, кордаш, бикәңә итекне, гомеренә шөкрана кылып туймас. Ал, кинәндер үзен бер, менә кара күнен, аннары астын. – Итек сатучы итек төбенә, так-так итеп, бармак буыны белән суккалап алды. – Гомер туздыра алмас күгәрченкәең. Рәхмәтләр укудан башы чыкмас, сөймәс сөякләреңне сөя башлар. Итек кигән саен, ыспай кәҗә кебек керт-керт йөрер. Шыгырдасын өчен, кордаш, мин олтан белән аскы тире арасына каен тузы куям, ә ул гел җырлата инде, гармуның да кирәкми, кубызың да, сыбызгың да…
– Йә, ярый, бәһасе күпме соң?
– Чүп бәһа, синең кебекләргә чүп. Ике көмеш дирһәм, кордаш, бары тик ике көмеш. Ни ул сиңа ике көмеш дирһәм, таптап йөрисеңдер әле, әйе, мунча ташыдыр ул сиңа. Ә бичәңне кинәндерерсең, тәүлек буе кочагыннан чыгармас.
– Алма, кордаш, хатын-кыз кочагында тәүлек буе яткан ирдән ни калыр, алма, – диде берәү әллә юри, әллә чын.
– Соң, кочагында торасың килмәсә, Бәкер ясаган богау йозагы түгелдер ич хатының. Чыгарсың. Анысы ир-ат иркендә, Аллага шөкер. Муенга асып йөрисе түгел, өйдә калдырсаң, өйдә кала, инде калдырмыйсың икән, тагып йөре урыс тәресе кебек муеныңа йә иңеңә атландыр. Атландырсаң атлана ул хатын-кыз. Ярый әле, атланып кына калса, муеныңнан башың борып ташламаса…
– Кара әле, агай-эне, әле генә хатын-кызны күккә күтәреп мактаган идең, хәзер эттән алып, эткә салып хурлый башладың,– диде икенче бер ир-ат.
Ләкин ул арада Илһам ханнан алган ике көмеш дирһәмне янчыгына яшергән итек тегүче капчыгыннан икенче ишне чыгарган иде инде.
– Итек кемгә, итек? – Тукталып, икенче ир-ат янына килде. – Син, агай-эне, хатын-кызның Иблистән яралганын белмисеңмени?! Аллаһы Тәгалә аларны – Адәмне һәм Һаваны— бергә яраткан, әмма кич бик якынлашкач, Һаваны Иблискә ясап бетерергә биргән. Ә теге Һаваны үзе ничек тели, шулай итеп әүмәләгән. Шуннан хатын-кызның ярты гәүдәсе Аллаһыныкы, яртысы Иблиснеке булып калган. Яртысы изгелеккә тарта хатын-кызның, аскы ярты гәүдәсе…
– Ир-атны котырта, яман эш кылырга өнди, – диде теге адәм.
– Менә шул-шул, – диде итек сатучы. – Тукта әле, тукта, син нигә минем итеккә игътибар итмисең? Менә кара, кара, кордаш, чынлап әйтәм, балаларыңа калачак, үзең генә туздыра ала торган товар түгел. Ал, үкенмәссең, хатының кочагыңнан чыкмас.
– Мин сиңа әйттем бит инде, кордаш. Минем тәүлек буена хатын кочагында ятасым килми…
– Һәй, синмени әле бу?! Барыбер ал. Әйтте диярсең, рәхмәтләр укып туймассың…
– Кемгә?
– Бәй, миңа. Итек минеке ич әле. Бир ике дирһәмең. Бир, бир, акча сиңа ни ул, мунча ташы, ефәк, мөгаен, мунчаладыр әле.
– Ярый, бир әнә теге кызыл итегең, кинәндерим хатынны, – диде, ниһаять, итек сатучыга килеп капкан ир-ат.
Илһам