Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
җимерү җиңел түгел. Аның гаскәре була, иман тоткан халкы. Аннары Болгарда корал да камил, тупларыбыз бар. Урысларны да шулар белән генә куркытып торабыз. Иншалла, монголларга да баш бирмәбез, Сәлахетдин.
– Бирсен Ходай, бирсен Ходай, Асылгәрәй.
– Аннары монголлардан өстә Аллаһы бар бит әле, барысы да аның кулында… Әйе, язганы булыр, – дип тора ук башлады Асылгәрәй. – Кабат әйтәм, кем, Сәлахетдин, болганчык суда балык тотып, тел очыңа ни килде шуны сөйләп йөрмә, кырын сүзең хансарайга ирешсә… Асылгәрәйдән игелек көтмә, үзем ассалар, дүрт угланым бар. Җучи олысына качсаң да, Чинга тайсаң да табарлар һәм упкынга атарлар, кан чыгармый гына, монголлар кебек.
– Сөбханалла, Асылгәрәй якташ, сөйләмә булмастайны. Бүләкне хан оныгы Хансөяр дә, олуг шәех тә күрмәгән… Кһм, җаен табармын, иншалла. Үзем белән китергәннәрне ошатмаса дип әйтүем…
– Анысын үзең кара, кем, Сәлахетдин, үзең кара, безгә синең белән ары таба да гомер итәсе… Моннан ни төяп алып китәргә исәбең соң?
– Тире, бал, ашлык, күн, итек-кәвеш, савыт-саба.
– Корал кирәксә, үземә кагыл.
– Яхшы, яхшы, Асылгәрәй, шулай итәрмен. Ни… теге тупларны, атка куя торганнарны, дим, һаман шул Бәкер углан коямы?..
– Шул, шул. Әмир Хаҗи бәндәләре, ул ия тупларга. Әнә шул атка куя торган туплар артыннан чаба бит инде баһадир Сүбәдәй. Әйтерсең Болгар чикләренә бал якканнар, керми дә, китми дә, тик җәйләп йөри. Бер күзен чыгарган идек бит инде, икенчесеннән каласы киләдер, бер дә бүтән түгел. Бик күп тулганса куып та җибәрербез әле үзләрен… Йә, хуш, Сәлахетдин, гаепләп калма.
– Хуш, хуш, Асылгәрәй. Бибиҗамалыңа сәлам юлла, тынычландыр үзен…
Караңгы төшкән иде инде, сак йөрүчеләр генә, ләң-ләң өргәләп алган этләргә җавап биргәндәй, шалтыравыкларын суга-суга, «һәй-һай», «һәй-һай» дип кычкырып куялар.
«Бүләк баланы өске каттагы Гәүһәр бүлмәсенә урнаштырырга булыр, – дип сөйләнә-сөйләнә, үз тыкрыгына борылды Асылгәрәй. – Угланнар күзенә чагылып йөрүдән ятсыныр. Сәлахетдин киткәч, Аллага тапшырып, сарай мәдрәсәсенә бирермен. Мөгаллимәлеккә укытырмын. Әгәр дә мәгәр анда бармыйм дисә, ятсынса, мөгаллимә яллармын. Белем-сабак алып, мөгаллимә булгач, Аллаһы теләсә, ипле генә кешегә кияүгә бирермен».
Илһам хан Каракорым илчеләрен теләр-теләмәс кенә кабул итте. Ят халык иде монголлар аның өчен, Болгар белән ике-өч тапкыр канга-кан килеп орышкан халык. Аннары иманнарын да ачыклавы кыен иде. Илчеләр арасында чалма ураганнары да, тәре такканнары да, тоташ күгелҗем-карадан киенгән ламалар[2] да бар. Сынга, потка һәм сурәткә мөкиббән китеп табынучыларны Илһам хан ни сәбәпледер өнәп бетермәде. Алар барысы да Аллаһы Тәгаләнең берлегенә һәм бердәнберлегенә, һичкемгә дә охшамаганлыгына хилафлык кылалар иде. Гайсә пәйгамбәр сурәтенә табынучылар, аны Аллаһы Тәгалә йөзендә күрергә теләүчеләр күршесендә утыра – ханбикәсе Мәрьям. Гәрчә Мәрьямбикә күптәннән ислам динен кабул иткән булса да, ханбикәнең дә кайчандыр адашып вә саташып йөрүен онытмый иде
2
Лама – буддачы рухани-монах.