Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин


Скачать книгу
менә тәхеттә утыручы баш баласы Иван өчен чын мәгънәсендә куркуга сабышты. Бала моны үзе дә сизенә, юк кына яманлыкка да дерт итеп китә, чире кузгала. Елена белә дә, белми дә иде аның ни белән чирләвен, әмма аз-маз абайлый иде – яман чир балада, бик яман. Менә бүген дә йөрәгенә курку иңде. Үзе дә белми ни өчен. Әмма курка. Иван Шуйскийга ышана иде ул. Иллә кем уйлар шул ук кешеләр баланы юк итмәсләр дип. Әнә иренең туганы кенәз Андрей ниләр оештырып яткан иде ич. Ярый, вакытында сизеп, аңардан котыла алды.

      Хак, аның ышанычлы сакчылары бар, берәүне дә якын җибәрмәсләр. Сакчылары аны да, балаларын да күз карасы кебек саклыйлар. Беренче карашка барысы да хөрмәт итәләр кебек, күпне күргән боярлар да, чәчләре агарган кенәзләр дә, сарай дьяклары да, хезмәтчеләр, пешекчеләр, ат караучылар, ятак җыючылар, ризык кабучылар – барысы да аның вә балаларының иминлеген саклыйлар, аңа баш ияләр, аңа буйсыналар, аны, олылап, «Государыня» дип атыйлар, һәм Елена, бу сүзне ишетүгә, һәрчак горурлык хисе тойды һәм үз дәрәҗәсен белеп эш йөртергә тырышты. Әмма ни генә булмасын, ул иң әүвәл хатын-кыз иде. Аның кулында гүяки бөтен дөнья, илнең генә түгел, кешелек киләчәге. Бу хакта да онытмады Елена. Казан тәхетенә кабат кайтып утырган Сафа Гәрәй хан мәрхүм Җангали ханның бикәсе Сөембикәгә өйләнгән, диделәр. Бу хәбәрне аңа митрополит Даниил китерде һәм, Казанны кулдан ычкындыруга үпкәләгән кебек: «Ул ике куәтле кавемнән ир бала туып, тәхет биләп, мәскәүлеләрдән ясак салдыра башламасыннар иде, диясе генә кала, государыня», – диде. Елена аңа елмаеп карап куйды, бер сүз дә әйтмәде. Ләкин митрополит киткәч, үзалдына «Казан дәүләте янә минеке булыр, сабыр ит, атакай, җыйган малларың вә бүләкләрең шәехкә җибәрми тор» дип әйтмәвенә үкенеп куйды.

      Хөкемдар һәм хакимият башында торучы кеше өчен нәрсә кулай – буйсынган халкына үзенә карата мәхәббәт иңдерүме, әллә булмаса аңардан һәрчак куркып торсыннармы? Хаким кешегә икесен дә саклау мөмкин хәлме? Әйе, бөек кенәгинә Елена Глинскаяның бүген ике кулында ике кош. Берсе – сандугач, икенчесе – карчыга. Юк, мәхәббәт белән кешене җиңеп булмый, чөнки мәхәббәт үзгәрүчән. Бу хактыр. Ә менә халкыңны куркытып тотып була. Менә шул хакыйкатьне тәхеттә утырган угланы Иванга иңдерергә тиеш ул һәм иңдерә дә бугай инде. Бүген үк үзенә каршы бәндәләрне зинданда черетә, Төньяк тарафларына сөрә, башларын кистерә, дар агачларына астыра. Дөрес, ул моны әлегә анасы кушуы буенча эшли. Тиздән, бик тиздән үзе әмер бирә башлар. Еленаның чит илләргә чыгып киткәннәргә кулы җитмәде, угланының җитәр, ул аны үзе өйрәтер: ничекләр качкыннарны кире кайтартып илдә җәзаларга, башкаларга гыйбрәт булсын өчен. Мәрхүм ире Василий да шулай итте. Яшь хатын буларак, Елена качкыннарны күп очракта яклап чыкты, кайберләрен йолып алып калды, хәзер әнә шундый ук кешеләрне үзе үк җәзаларга куша. Тукта, йомшак күңелле Елена Глинская әкренләп мәрхүм ире юлына төшеп бара түгелме соң?! Кенәз Андрейга ияргән һәм аны яклаган боярларны Новгородка кадәр дар агачларына астыртмадымы?.. Астыртты. Йа Хода, ул бит, ул бит моны


Скачать книгу