Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
карт аңа нидер әйтергә җыенды, әмма ачкан авызын ябалмыйча капыл туктап калды. Тегермән өенә Таҗылбанат килеп керде. Керде дә, өстәл янында утырган балыкчыга күз дә ташламыйча, Кәнзел янына узды.
– Балам, бәбкәм, бөтен авыл сине сөйли…
– Инәй, кирәкми, – диде ялварулы рәвештә Кәнзел.
Балыкчы карт аларга арты белән борылып утырды, ләкин ул кергән кешене аркасы белән дә күрә сыман иде – аның һәр сүзен бөтен дикъкате белән тыңлады. Таҗылбанат балыкчыга бөтенләй игътибар итмәгән иде, ләкин ниндидер бер мизгелдә аның карашы картның аркасында тукталды. Үзенә текәлгән күз карашын эчке бер сиземләү белән тоеп, балыкчы карт та аңа таба борылды.
– Йа Аллам, йа Ходаем, Шакирҗан! – диде Таҗылбанат һәм, буыны йомшап, хәлсезләнеп китеп, түргә узып утырды. – Күпме еллар үтте, килмәдең, күренмәдең…
Кәнзел, һични аңламыйча, бер әнисенә, бер балыкчы картка карады.
– Инәй, нәрсә сүлисең син?
– Тамагым кибеп китте, су бирче, улым.
Кәнзел аңа чүмеч белән су китерде. Чырае агарынып калган Таҗылбанат калтыраган куллары белән чүмечкә үрелде, әмма алмады, эчмәде, балыкчы картка карап, күкрәк түреннән чыккан әрнүле тавыш белән:
– Шакирҗан, коткар баламны! Ит ярдәм. Аны утыртмакчылар, – диде.
Кәнзелнең кулындагы чүмече, шап итеп, идәнгә төшеп китте. Абыстайның кызыл читегенә су чәчрәде.
Балыкчы карт әле Таҗылбанатка, әле чырае үзгәргән Кәнзелгә күз ташлап алды да утырган урыныннан кузгалырга теләде, нидер әйтергә дип авызын ачты, мәгәр кузгала да, дәшә дә алмады, очып китәргә торган кошны эләктерергә теләгәндәй, йөрәк турын учлап тотты да акрын гына идәнгә шуып төште…
Туган авылы Карамалыга Гөлзифаның бер генә кайтуы түгел иде инде. Шулай да ул туган як басуларын күргән саен дулкынлана, теле языла, күз алдына бала чагы, җиткән кыз чагы, Әюбе белән гомер иткән еллары килә.
«Москвич» ның арткы урындыгында Гариф белән Әдилә утырган. Гөлзифаны алга, шофёр янәшәсенә урнаштырганнар. Кыр ышыклау урман полосасы юлның әле бер ягына күчә, әле икенче ягына. Басулар өстендә рәшә дулкыны тибрәнә. Зур күл артындагы усак урманы да рәшә эчендә калган.
Машина Чәчәганак тавын төшә башлады. Чишмәгә җитте.
Чәчәганак чишмәсенең терекөмеш кебек чиста суы вак ташлар арасыннан һаман чылтыр-чылтыр ага да ага. Күп хәлләргә шаһиттыр бу чишмә. Болгарлар килгәнче, биредә Чәчәк Ана кабиләсе яшәгән, имеш. Ык буйлары Бөек Болгар дәүләтенең бер төбәге булып киткәч тә, Урта Азия сәүдәгәрләре Болгарга йөргәндә дә, аннан соң да юлчылар һәрвакыт шушы чишмә янына туктап, кунып, ял итеп китә торган булганнар.
Аклар өй-каралтыларын яндыргач, Әюбен юк иткәч, Карамалыдан баласын алып чыгып киткәндә, Гөлзифа да, шушы чишмә янына туктап, әнә шул ташка утырып, соңгы тапкыр Карамалыга карап торган иде.
Печән җыярга килгәч, Әюбе белән шушы ташка утырып ял иткәннәр иде. Шомырт, карлыган, балан, бөрлегән өлгергәч, балыкчы Корбан бабалары аларны көймә белән башкорт ягына чыгарыр иде. Көймә ярга терәлүгә, Әюп сикереп төшәр иде дә, Гөлзифасын көчле кулларына