Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
кебек инде, моннан ары болай эшләп булмастыр. Сугарулы җирләр булдырырга. Йөз гектар гына түгел, өч, кирәк икән биш йөз гектар.
Бер атна элек Талип Кыяр тавы каршындагы Кыңгырау чишмәне буарга дип дүрт үзбушаткычны билгеләгән иде, ни сәбәпледер инженер ике трактор гына җибәргән. Көпчәкле тракторларның арбалары белән күпме генә балчык ташырга мөмкин? Үзбушаткычлар кая? Юк, юк, төгәл җаваплылык тойсыннар өчен, әлеге цехларны булдырырга. Башкача һич мөмкин түгел. Колхоз белән искечә идарә итү ул – бер урында таптану дигән сүз.
Бу фикергә килер алдыннан, Талип Казан галиме Гариф Латыйпов янына кереп утырды. Сүз ара сүз чыгып, басуларны сугару мәсьәләсенә кагылдылар. Гариф Әюпович аңа, Кыяр тавындагы Кыңгырау чишмәне буып, андагы биш йөз гектар җирне сугарып игәргә куша. Нинди культуралар чәчәргә кирәген әйтте, фәнни яктан нигезләде. Унбиш гектар сугарулы җир йөз гектар чәчү мәйданының продукциясен бирә ала икән.
Алда Харисов күренде. Ул болын ягыннан кайтып килә иде. Талип аны юл чатында көтеп алды.
– Исәнлекме! – диде партком секретаре, кулын биреп. – Механик җиңел машинаны рәтләде. Бюро уникедә башлана. Печән белән урып-җыю мәсьәләләре каралачак.
Талип яңагына ябышты.
– Ни булды?
– Теш сызлаштыра. Нервлар какшый, шайтан, – дидеТалип, йөзен чытып.
– Зарифны кая билгелибез? Рәнҗегән егет, сөйләшәсе иде үзе белән… Китеп баруы бар.
– Мин аны яңа кайткан «Колос» ка утыртам. Ә бригадир миңа кирәкми. Тиздән колхоз белән идарә итүне яңача корачакбыз.
– Гордеев абзыең ни дияр икән соң? Аның белән киңәшмичә булмас. Ни әйтсәң дә, район авыл хуҗалыгы идарәсенең яңа башлыгы бит.
– Беренчедән, ул Гордеев түгел, Гуляев, икенчедән, Әдһәм абый, белгәнемчә, яңа башлык үзе дә – яңалык өчен яна торган кеше. Мин аның кылын тартып, чамалап карадым инде. Язып китер, районда, аннары Казанда карарбыз, диде. Хуплый болай. Сез шуны тагын бер укып чыгыгыз әле, Әдһәм абый. Килешмәслек нәрсәләр юк анда. Сез дә фатихагызны бирәсез икән, тормышка ашырырга керешәчәкбез. Югыйсә, һичнигә җавап бирмичә, күләгәдә генә йөргән белгечләр бар колхозда. Мин инде бер экономистка, янә агрономга, тагын бер зоотехникка заявка да биреп кайттым. Аннары цехларга күчәбез. Һәр белгеч үз эше өчен тулысынча җавап бирсен. Менә мин ни телим, Әдһәм абый…
21
Сабантуйларына иртәрәк иде әле. Язгы эшләр азая төшкәч, бер якшәмбе көнне ял оештырып алырга булдылар. Бу – яшьләр инициативасы иде, Талип та, Харисов та каршы килмәделәр. Теләгән кеше, сумкага салып, ризык-нигъмәт алып төште, чормага ташланган иске самавырларның да кирәге чыкты.
Кич белән радиодан хәбәр иткәч, гади генә ял көне бөтенләй бәйрәм төсе алды. Әтисе белән бергә Әдилә дә болынга төште. Бу тамаша хозурлыкны, чуар-чибәр киенгән Карамалы халкын күргәч, Казандагы Сабантуйларын хәтерләтеп җибәрде, Әдилә тәмам әсәрләнеп китте. Бер якта яшьләр җыелганнар, әйлән-бәйлән уйныйлар, бииләр, чыр-чу киләләр. Әдиләне шунда тартты. Ул әтисенең колагына гына, шунда