Китап / Книга. Марат Кабиров
Хәер, моны мәгълүмат дип атап та булмыйдыр әле. Псевдомәгълүмат. Кешенең аңын мөһим нәрсәләрдән читкә юнәлтү. Зомбификация.
Бер телевидение генә түгел бит әле ул. Моңа эреле-ваклы радио каналлары да, төрле киностудияләр төшергән примитив сериаллар да, музыкаль язмалар да, кесә телефоннары, Интернет челтәре аша һөҗүм итүче төрле чаралар да өстәлә. Һәм менә шундый дәвердә кешеләрнең наркоманиягә, азгынлыкка, виртуаль дөньяга тартылулары бер дә гаҗәп түгел. Туктаусыз рәвештә һөҗүм итүче псевдомәгълүматтан котылырга, ял итәргә теләгән аң чынбарлыктан качу юлын эзли. Йа, Хода!
Мин Гуля яратып караган каналда тукталганмын икән. Сериал инде беткән иде. Ишектә Гуля күренде. Аның кулында телефон иде.
– Кичә кичтән генә өч йөз сум салган идем, – диде ул, – акчасы беткән дә. Син сөйләшмәгәнсеңдер бит?
Мин кинәт кенә ни дип әйтергә дә белми тукталып калдым. Авызымны ачам гына дигәндә, ул тагын телгә килде:
– Син дә «Иделия» не карадыңмы?! – Ул минем сериал каравым өчен шатлана сыман иде. Һәм әле генә биргән соравын оныткан иде инде. – Мин дә шуны карап утырдым. Син ничек уйлыйсың, Иделия Артурны сайлармы, әллә Робертнымы? – диде ул, экранга карап. Мин иң сикертеп кенә куйдым. Ул дәвам итте: – Артурны сайлар, минемчә. Роберт яшь тә, чибәр дә. Тик Артур бай. Ул аңа нинди чәчәкләр бүләк итә! Ә алтын муенсасын күрдеңме?! Вәт муенса дисәң дә була!
Мин елмаерга тырыштым:
– Роберт яшь бит әле, ул да вакыты белән баерга мөмкин…
Гуля миңа сәер караш ташлады.
– Ну-у… Алай булырга да мөмкин… Ул вакытта Робертка күчәргә була. Ә хәзергә иң кулае – Артур. Ул иртәгә машина алып бирергә вәгъдә итте.
Мин, телевизорны сүндерәм дип, ялгыш икенче төймәгә бастым, һәм «Бәхетеңне сынап кара!» тапшыруы тагын килеп чыкты. Кызыл төймәгә басканчы, ДОГОРО сүзе ялтлап калды. Бәхеткә каршы, Гуля моңа игътибар итмәде.
– Гуля, – дип елмайдым мин, аның игътибарын читкә юнәлтергә теләп, – ә син мине яратасыңмы?
Аның күзләре назлы елтырап алды.
– Яратам, – ул, елмаеп, иренен ялап куйды.
Аның назлы «яратам» ына алданып, мин сизгерлегемне җуйганмын, күрәсең. Тик шундук елмаерга ашыктым. Бу минем дөнья түгел һәм «ярату» сүзе монда бер генә мәгънәне аңлата иде.
– Юк, ул мәгънәдә түгел… – дип үҗәтләндем мин. – Ну… Сиңа минем белән рәх… ну… син миңа тартыласыңмы?.. Юк, алай да түгел… Ну… Кеше төрле хисләр кичерә… Курка, кайгыра… Ә син… Син миңа карата берәр хис кичерәсеңме?
– Юк.
Ул моны сабыйларча эчкерсезлек белән әйтте, һәм мин кабатларга мәҗбүр булдым.
– Юк?
– Юк, бернинди хис тә кичермим. Курыкмыйм да, кайгырмыйм да.
– Юк, мин ул хакта түгел… Ник син минем белән яшисең?
Ул бер мизгелгә сискәнүле караш ташлады. Әлеге соравымның куу түгеллеген аңлагач, җиңел сулап