Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев
күренергә тиеш. «Парашютист» ны да күрерсез.
– Әй, шуңа да башыбыз җитмәгән. Киттек, егетләр!
Әнфисә артыннан тәрәзә каршында гына җиткерелә башлаган каралтының караңгы баскычы буйлап менеп киттеләр.
– Берни күренми бит монда.
– Аякны сындыра яздым.
– Әнфисә, яулыгыңны чиш әле, сары чәчеңнән яктылык төшмәсме.
Шулай көлешә-көлешә өскә менеп җиттеләр дә, тәрәзә каршына аякларын асылындырып, тезелеп утырдылар.
Чыннан да, палата эче моннан аермачык күренә икән. Әнә, аларга карап, Саша елмайды, кузгалырга иткәндәй, аз гына, акрын гына талпынды да кебек.
– Сез монда алтау икән бит, – дип гаҗәпләнүдән сызгырып куйды Рифкать. – Тора алмыйлармыни?
– Тора алган кешене бу палатага кертмиләр шул. Менә мине инде берничә көннән күчерәбез диләр. Ремонтлап бетердек, слесарный мастерскойдан чыксаң да була, диләр. Дару исе иснәп тә туйдым, тизрәк кайтырга иде инде. Тракторым да көтәдер.
– Сөйлә инде…
– Нәрсәсен сөйлисең инде аның?! Сөйлә дә сөйлә, диләр. Район газетасыннан да Рәхим атлы олы башлы корреспондент килеп, ярты көн төпченеп утырды. Сорамаган нәрсә калдырмады, җиде бабама җитте, кабер ташларындагы язуларга кадәр сорашты. Гәзиткә язып чыгарган. «Герой» дигән булган. Һе-ем, агайне, кинода күргән бар, герой андый булмый ул. Трактор нәрсә ул? Тимер өеме. Тимер өчен яшәми бит кеше. Үзе өчен яши, гаиләсе, дус-ише өчен яши, кеше өчен яши. Тракторга ни аңа, коткардың ни дә коткармадың ни, җаны юк бит аның, берни аңламый ул.
– Ә үзең, тракторым көтәдер, дисең.
Башка вакытта сүзгә кушылмый, ни әйтсәң дә «әйе, әйе» дип баш кагып кына торган Илдуска бу юлы кыюлык каян килгән диген?!
– Көтә, дип… ияләштем инде мин аңа, егетләр. Баштарак йоклый алмый идем, төшләремә керә иде.
– Ничек коткардың соң син аны?
– Былтыр җәй бик коры килде бит. Инешләр корып бетте, чишмә хәтле генә калды. Янгын-мазар чыкса, чиләк тутырып алырлык та су юк. Миңа бульдозер белән буа буарга куштылар. Көне буе эшләдем дә, тракторны буа каршында калдырып, өйгә кайттым. Ашап-эчеп йокларга гына яткан идем: «Ут чыккан, ут чыккан! Галимҗан абзыйның тракторы яна!» – дип, урам буйлап бер малай йөгереп узды. Аннан безнең капканы дөбердәтә башладылар. Чалбарны гына эләктердем дә чыгып чаптым. Килеп җитсәм, тракторымны арттан ялкын ураган. Җирдә яткан майлы бишмәтемне алдым да утны кыйнарга тотындым. Ә ул сүнәргә уйламый, суккан саен күпереп-күпереп китә. Бишмәтне ыргыттым да пускачка барып тотындым. Пускач бавы уралып беткән. Димәк, бала-чага шаярган. Аны чишеп, рәтләп бетергәнче ут кабинага ук керде. Болай булса, ягулык багы кызып шартлаячак, аннары инде тракторың вәссәлам, диген. Бер тарттым пускачны, ике тарттым – кабынды бит, җаным, хуҗасын таныды. Калганын инде үзем дә юньләп хәтерләмим. Ут чорнаган кабинага атылып кердем дә арткы тизлеккә салдым. Тракторны көндез буган буага алып кереп киттем. Шуннан соң уянып китсәм, монда ятам.
– Ә янып үлгән булсаң, – диде Тәлгать.
– Андый чакта алдын-артын уйлап торасыңмыни инде