Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?. Наиль Шарифуллин
Зиһен йокысы без фәкыйрьләрдә, миңа калса, «өлкән туган»ныкына караганда да катырак, нәтиҗәләре күпкә фаҗигалерәк түгелме икән? Шулай булмаса, Тукаебыз да моннан йөз еллар ук элек «Татар йоклаган гынамы, әллә инде үлгәнме?» дигән риторик дип әйтерлек сорау бирмәгән булыр иде бит. Ул, әлбәттә инде, милли якны күбрәк истә тоткандыр. Әмма ләкин шунысын искәртергә кирәк: безнең йокы, ул халәт китергән аңгы-миңгелек, зиһеннәребездәге куе томан бездә бит, теге «туган тиешлебездән» аермалы буларак, ике катлы. Аның беренчесе – руслар белән уртак булган социаль булдыксызлык, гражданлык пассивлыгы булса, икенчесе – милли аңның, милли уяулыкның ифрат та зәгыйфьлеге, бетүгә таба баруы, ягъни милли нигилизм. Шуның аркасында безнең йокы ике тапкыр хәтәррәк. Социаль деградация акрынлап булса да барыбер кимүгә таба барачак, ә миллилекне югалта килү, милләт буларак бетү – күпчелек очракларда кире кайтмый торган процесс.
Ә төп банкротлар – барысына да юл куючы, килешүче, миңа калса, ихтыярсыз, горурлыксыз без үзебез. Хакимиятне контрольдә тотарга өйрәнә алмаган, теләмәгән битараф җәмгыять, үзен саклый алмаган милләт банкрот булмыйча нәрсә булсын.
Зиһен йокысы халыкка, милләтләргә ифрат та кыйммәткә, санап бетерә алмаслык бихисап хакка төшә тора.
Яһүд реваншы, яки Дөньяга кемнәр хуҗа?
Җир йөзендә берничә йөз милләт һәм халык яши. Дөньядагы сәяси һәм икътисади «һава торышын» билгеләүче эре милләтләр белән бергә, тыйнак кына яшәүче вак халыклар да бар. Бер урында, бер илдә оешып яшәгәннәре булган кебек, бөтен континентларга таралып көн күргәннәре дә аз түгел. Милләт һәм халыкларның ватанлылары бар, ватансыз, ватан дәгъва итеп яшәгәннәре дә күп.
Без дә, татарлар да, менә инде дүрт гасыр ярым илсез, дәүләтсез яшибез. Әлегә, Аллага шөкер, без исән, дип әйтә алабыз. Тик авыз тутырып түгел, ә кайбер төзәтмәләр, чигенүләр белән. Кайчакларда бик сак һәм тыйнак рәвештә дәүләтчелеккә кайтырга омтылгалап куябыз. Тик Мәскәү аз гына бармак янау белән, ул уебыздан кире кайтып, ашыгып законнарыбызны күчереп яза башлыйбыз. Үз-үзебезгә ихтирамыбыз азрак безнең, күрәсең. Үҗәтлек, эзлеклелек, бердәмлек, хәйләкәрлек тә җитеп бетмидер.
Ә як-ягыбызга карасак, чынлап торып үрнәк алырлык халыклар, бездән аянычрак хәлдә калып та, бездән ныграк сугылып та язмыш алдында тез чүкмәгән милләтләр бар бит. Шул ук яһүдләрне генә алыйк. Аларда булган кайбер сыйфатларның яртысы гына булсын иде татарда…
Еврей – не худшее создание
Меж Божьих творческих работ:
Он и загадка мироздания,
И миф его, и анекдот.
Моннан ике-өч ел элек Малайзиядә Бөтендөнья ислам конференциясе булып узды. Билгеле булганча, анда Русия Президенты Путин да катнашты һәм чыгыш ясады. Аның чыгышыннан бигрәк, делегатларны Малайзия премьер-министрының нотыгы гаҗәпләндерде. Чөнки ул ислам динендәге халыкларның гына түгел, башкалар да эчтән генә уйлап йөреп