Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?. Наиль Шарифуллин
революцияләргә дә юлны киң итеп ачып куя. Диннән, бигрәк тә аның ул заман өчен ипле булганыннан башланып киткән яңа икътисади мөнәсәбәтләр, әйтергә кирәк, бер дә начарга булмый.
Әйе, протестантизм эшлекле һәм прагматик дин булып чыга. Индивидуализм «Эшлим, тырышам, барысын да үзем булдырам» дигән тезис тудыра, капиталистик хуҗалык алып бару өчен, алшартлар барлыкка килә. Шушы дин рационализмга да китерә. Рационализм фәннәр үсешенә юл ача. Әле тагын шунысын да онытмаска кирәктер: Реформациягә бәйле диярлек Европа ренессансы да шушы елларда барлыкка килә, баш калкыта. Реформация тудырган протестант чиркәве белән шул яңарыш чоры, бөек географик ачышлар башлана. Шулар нәтиҗәсендә, Европа, Көнчыгышны, калган дөньяны бөтенләй артта калдырып, дөньяви алгарыш үзәгенә әйләнеп китә. Бу гына да түгел, хәтта мәңгелек тоелган догмалар белән яшәгән католик дине дә сизелерлек үзгәрешләр кичерә башлый.
Әйе, яңа дин туу, таралу католикларны да икенче итә. Бу урында безнең белән ничә гасырлар янәшә яшәүче «реформасыз» калган православие турында да берничә сүз әйтәсе килә. Протестантлык барлыкка килгәндә, Көнчыгыш Рим империясе булган Византиядән инде бернәрсә дә калмаган булса да (аны төрекләр яулап ала), диннәре кала әле – православие русларга йогып өлгергән була. Тик католиклардан аермалы буларак, протестантизмны тудырган Реформация чорын Россиядә сизми дә, белми дә калалар. Хәер, белеп нәрсәдер кылган булсалар, бу бик тә гаҗәп булыр иде. Европага «тәрәзә ачылгач» та православие бер үзгәрешсез кала. Шушы уңайдан билгеле журналист Владимир Познерның бөтен православие чиркәвен үзенә каршы куйган, моннан бер ел чамасы элек әйткән кечкенә ачыш-аңлатмалары истә. Ул әлеге чиркәү менә ничә йөз еллар буе Россия аягындагы олы гер дип белдергән иде. Ягъни прогресс тормозы. Познерның төп аргументлары: протестантлык беренче урынга эшне, хезмәтне куйса, эчүне, күңел ачуларны чикләсә, православиедә эчү – күпме кирәк, күп санлы дини бәйрәмнәрдә аз гына эшләү дә, гомумән, гөнаһ санала. «Болар үз чиратында рус кешесенең тарихи менталитетын формалаштырганнар, Русиянең Европадан артта калуының сәбәбе булганнар», – ди журналист. Бердәнбер сәбәп булмаса да, болар – саллы аргументлар, миңа калса. Алар белән килешергә кирәктер.
Активлык, эш, хәрәкәт тарафдарлары булган протестантлар, табигый инде, Европа чикләрендә генә кала алмый. Протестантлыкның бер агымы булган пуританнар XVII гасыр башында Америкага килеп төпләнә башлый. Алар артыннан «Яңа дөнья»га гаилә-гаилә башка протестантлар да агыла. Һәм алар үзләренең дини инануларына туры килгән яңа дәүләтне төзи-торгыза башлыйлар. Көндәшлекне камчылаучы сәламәт мин-минлек синдромы, активлыкка өндәүче «Вакыт – акча ул» шигаре беренче шунда туа. Европаны узып баручы тотрыклы үсеш шулай формалаша башлый.
Әмма 1929 елда мондый икътисадның хатадан хали, гөнаһтан азат түгеллеген искәртүче беренче кыңгырау яңгырый