Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?. Наиль Шарифуллин
белән бергә, шул мәңге туймас тамак Американы баетабыз. Америка алып бетермәгәнне Мәскәү ялмап ала. Урыннардагы эшкуарлар, директорлар, чиновниклар Мәскәү суырганнан калган канны суырып торалар. Катлы-катлы паразитлык, чыда гына. Икенче яктан, катлы-катлы күндәм үшәнлек, буйсынганлык. Без барыбыз да үшән, сүзсез донорлар, савым сыерлары һәм эш атлары шул.
Русия регионнарының исә үз кайгысы. Алар да кыбырсып алгаладылар. Суверенитетлар парады да гел милли төсмерләрдән генә тормады бит заманында. Свердловск өлкәсе губернаторы Россель төзергә җыенган Урал республикасын гына исегезгә төшерегез. Ә без, Татарстан, Мәскәү белән ассоциацияләшеп яткан вакытларда, бер каналлы налог системасы төзеп караган идек тә, әмма бик тиз «ясак түләүнең» элекке схемасына кайтардылар үзебезне. Аннан соң бөтенләй кыстылар. «Үзең турында уйлама, илең турында уйла» диделәр. Уйлыйбыз да салымнарның җитмеш-сиксән процентын Мәскәүгә озатып торабыз хәзер. Башкалар да шулай. Мәскәүдә исә җыелганны чутлап, бүлгәләп, үзләштереп торалар. Ясак «авторлары» саналучы Алтын Урда ханнары күпкә юмартрак булганнар – ун өлешнең бер өлешен генә алганнар, диләр. Мәскәү исә алай ваклашып тормый, бише белән җыя. Тик уны белән җыйсалар да, регионнар тарафыннан бүген бернинди дәгъва да, каршылык та күренми. Халык дип, ул әйбәт яшәсен дип, урындагы хакимиятләр ник михнәт чигәргә тиеш соң әле? Ахыр чиктә кан алардан түгел, халыктан алына ич.
Каршылык гаделсезлек чылбырының соңгы буынында булган гади эшче, хезмәткәрләр ягыннан да юк исәбендә. Мәскәүгә барып, шау-шу куптарганда, «ясак» түләмибез йә яртысын гына түлибез дигәндә, губернатор яки республика җитәкчесенең югалтыр әйберләре күп. Кәнәфиеннән башлап ирегенә кадәр. Хәтерләсәгез, теге буталчык елларда Хасбулатовның да безнең Президентыбызны тимер читлеккә ябып Мәскәүгә китерәсе килгән иде бит. Алла саклады. Ә менә «пролетарийлар»ның, кабат Ленин бабайны искә төшерсәк, «чылбырларыннан гайре югалтыр нәрсәләре юк». Кәнәфи дә, лимузин да, яхта да юк. Бар халыкны каталашкага да ябып куя алмыйлар. Шуңа карамастан чуваш атыдай һаман да юаш, карусыз без. Эштән башканы белмибез. Каршылык астан башланырга тиештер дә бит. Юк, кыскартсалар – «кыскарабыз», түләмәсәләр – сорамыйбыз, уң яңакка чапсалар – сулын куябыз. Русия шул бу. Крепостнойлыктан да бит биредә заманында халыкны «көчләп» патша үзе коткарган. Белүемчә, халык үзе кайбер урыннарда каршы да булган.
Аллага шөкер, безне бүген крепостной крестьяннарны саткан, алган, бүләк иткән, кәрткә оттырган кебек мәсхәрә кыла алмыйлар. Әмма авыздан тартып ала торалар. Биреп торгач ник алмасыннар? Дөресен әйтергә кирәк: Америка белән Көнбатыш Европа капиталистлары үз халыкларына ихтирам белән карыйлар. Теге «өстәмә кыйммәт» тә аларда минималь күләмдә. Шундый күләмдә, ниндидер изү, ясак турында сүз алып бармаска да була. Миллионерлар да анда, өч буын баш күтәрми тир түккәннән соң гына, миллионер була. Бездәге кебек биш-ун елда миллиардер түгел. Мэрлар да анда эшкә җәяү йөри, эш машинасында баласын