Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
буш чыгуына ярдәм иткән иптәшләрнең һәммәсенә ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерү белән бергә, башка аркадашлардан бу китапның тизрәк таралып, матди ярдәме ач балаларга тизрәк барып ирешүе юлында булышлык итүләрен үтенәләр».

      «Ярдәм»гә бөтен ил ярдәм итә. «Ярдәм»нең икенче китабы өчен Русиянең төрле ягыннан һаман да ара-тирә материал килә тора, – дип яза Г. Ибраһимов бер мәкаләсендә. – Ахырдан фәләннеке кергән, минеке калган дигән кебек үпкәләр, шелтәләр бик җанга тигәнгә, «Ярдәм» идарәсе исеменнән белдереп үтәргә тиешлебез ки… соң килгән әдәби парчалар, шигырьләр, бик теләсәк тә, бу икенче китапка керә алмадылар. Насыйб булып, өченче китапны оештыра алсак, шунда басылырлар. Кулъязмалар сакланалар. Югалмаслар».

      Бу – өченче китап – чыкмый кала. Кулъязмалар кайда саклана икән?

      Икенче китап турында «Татарстан хәбәрләре» 14 февральдә «Ил төкерсә – күл була» дигән зур мәкалә бастыра.

      VII

      Хәзер «Ярдәм» мәҗмугаларында басылган әсәрләргә әдәби тәнкыйтьнең бәясен карыйк. Югыйсә бәя бер генә булырга тиеш иде: язучы иптәшләр, бик игелекле эш эшләдегез, ачлар, ятимнәр исеменнән рәхмәт, сез татар әдәбиятының гуманистик җирлеген расладыгыз.

      Юк бит, алай түгел. Кемгәдер, каяндыр мөгез чыгарырга кирәк. Әдәбиятта вульгар социологизм тамыр җибәрә башлаган чор бу. 1922 елда ук «Ярдәм» мәҗмугасындагы Г. Газиз, С. Җәләл, Ф. Әмирхан, Г. Рәхим, М. Гали әсәрләреннән «революция исе килми» дип чыга Г. Нигъмәти77. Тәнкыйтьчеләрдән иң төплеләре саналган Г. Нигъмәтидән дә шундый сүз чыккач инде… Һәм вульгар социологлар аннан соң инде еллар буе Ф. Әмирханның «Тәгъзия»сен, «Беренче ашкыну»ын, Г. Рәхимнең «Идел хикәясе»н сүгәчәкләр.

      С. Атнагулов исә «Ярдәм» мәҗмугаларында чыккан әсәрләрне өч агымга бүлеп бәяли: Г. Рәхим, С. Җәләл, Ф. Әмирхан әсәрләрен ул «буржуаз агым»га кертә, моннан тыш ул «Крестьян әдәбияты агымы»н (М. Гали – «Яңгырсыз елларда», Г. Ибраһимов – «Алмачуар» һ. б.) һәм эшче халык тормышын тасвирлаган хикәяләр төркемен – Ф. Сәйфи-Казанлы – «Зимагур», «Крушниклар», М. Максуд – «Язмышка каршы», Ш. Госманов – «Эшче кызы – Нина»ны аерып ала. «Бу күренеш сыңар күзле сукырларга да күренерлек рәвештә ярылып ята» дип раслый ул үзенең классификациясен78.

      Бу – әдәбиятта вульгар социологизмның нигез ташларын сала башлауга мисал иде. Мондый тенденцияне бераздан Г. Толымбай үстереп җибәрә: 1922–1923 елларны ул Г. Рәхим («Идел хикәясе»), Г. Ибраһимов («Адәмнәр»), Ф. Әмирхан («Тәгъзия»), Ф. Бурнаш («Оҗмах кошы») әсәрләрен күздә тотып «кризис еллары» дип билгели һәм «Ярдәм» мәҗмугаларының «берсе дә пролетариат әдәбиятының алга баруына мисал түгелләр» дип бәя суга79.

      Вульгар социологлар үлчәве белән килсәң, «Тәгъзия» (күңел юату, сабыр итәргә өндәү дигән сүз), әлбәттә, Ф. Әмирханның «революцион» әсәре түгел. Аның язылу тарихы болай: 1911–1921 еллар эчендә Ф. Әмирханның сөекле бердәнбер апасы Сәгадәт, әнисе Бибирабига, әтисе Мөхәммәтзариф үлеп китәләр. Әсәрнең нигезендә шул авыр кичерешләр ята. Әмма «Ярдәм�


Скачать книгу

<p>77</p>

Кызыл Шәрык. – 1922. – № 1.

<p>78</p>

Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 119.

<p>79</p>

Кызыл Татарстан. – 1926. – № 150.