Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет Магдеев
андый түгел, кыз бала тәмәке тарта икән – тартсын, аның бит җәмгыятькә бернинди зыяны юк, кеше таламый, кеше үтерми бит ул. Аны кызганырга кирәк, бичара, бәхетсез бит ул: егетләр аны үпкәндә, авызыннан янган черек гөмбә исе килә бит аның! Табигате югыйсә аның авызына, битенә җир җиләге исе биргән. Ә ул шуның кадерен белми, бәхетсез ул…
Хуш, әлеге кыз бер ай бизәнә минем лекциядә, икенче ае китте, ә мин һөҗүм итмим. Вузларда эшләүче яшь ирләр, егетләр, белегез: аудиториядә студентларга (бигрәк тә студенткага) кисәтү ясау сезнең дәрәҗәгезне төшерәчәк кенә. Минем яшь галимнәргә үгет-нәсыйхәт бирергә хакым бар дип уйлыйм. Тәҗрибәм җитәрлек. Аудиториягә лекция укырга кергән галим кафедра алдына басып гыйлем бирергә генә тиеш. Сиксән минут буе студентның ми аппаратына гыйлем тутырырга тиеш ул. Һәр студентның күз карашын үз күзләрендә тотарга тиеш. Шуңа күрә университет аудиториясендә урындыкка утырып дәрес биргән укытучыларны мин гомер буе аңлый алмадым: ничек инде ул утырып укытырга? Ничек инде ул, «Гөлсинә, нишләп син кичә минем лекциямә килмәдең?» дип мөрәҗәгать итеп, университетны утыз йортлы бер авылның җиде балалы башлангыч мәктәбе дәрәҗәсенә төшерергә?
Хәер, теге кызый бит әле. Моны нишләтергә? Бу бит ике ай буе мине мыскыл итә. Мин, үземне вакламыйча гына, узып барышлый гына күчәр башын бәрдереп, бу зифа каенның кайрысын сыдырып узарга тиеш. Ләкин ничек?
Өченче ай киткәндә, бер лекциядә кинәт кенә карар кабул иттем. Лекция текстының эченә төреп, бер җөмлә бәрергә! Табиблар даруның шундыен бирәләр бит балаларга: тышы тәмле, ә эчендә яман бер төш. Һәм мин, аудиторияне мыскыл итеп, кисточка белән керфеген майлап утырган бу кызга туры карап, лекциямне болай сөйләдем: «Для творчества прозаика Галимджана Ибрагимова в те годы было характерно увлечение идеями руссоизма, то есть воспевание красоты природы, – девушка, если вы считаете себя самой красивой в группе, то глубоко ошибаетесь, – воспевание культа романтической, божественной любви…»
Уф-ф… Кызыем үлде. Бетте. Кисточкаларын җыйды, дәфтәрен ачты һәм нидер яза башлады.
Шул көннән соң мин аның өстәлендә помада да, көзге дә күрмәдем. Кышкы сессиядә исә ул имтиханын «биш»легә тапшырды.
ХV
Мин студентлар алдында лекция сөйлим. Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов әсәрләренә анализ ясаганда, искелекне, борынгы гореф-гадәтләрне, җен-пәри, аждаһаларга ышануны тәнкыйть итәм, ләкин үзем гел җеннәр чолганышында яшим. Бу менә болай: мин университетка эшкә барам, трамвайга кереп утырам. Алдагы тукталышта мин утырган вагонга ун-унбиш кеше керә, шулар арасында җитмеш-сиксән яшьлек бер карчык була. Әнә шул карчык, һичшиксез, минем янга килеп баса. Кысыла-кысыла килә. Әллә никадәр яшь-җилбәзәк утырып бара югыйсә, ә бу нәкъ менә минем урындыкка килеп тотына. Бу, – әлбәттә, җен эше. Бу һәр көнне шулай булганлыктан, трамвай тукталышында берәр карт, карчыкны күрсәм уйлап куям:
– И иптәшкәем, син инде минеке…
Лекцияләрем бетә, «Ленин бакчас