Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
әлегә. Әмма ләкин үземнең эшләр хөрти. – Карт, кулъяулыгын чыгарып, авыз-борынын сөрткәләгәндәй итте. Аннары тавышын әкренәйтеп, башын чоланга табарак сузды. – Минем кече малай начар юлга басты бит, – дип, янында торган егетнең җиңеннән тотты.

      Искәндәрев шул вакытта гына егетнең кыяфәтенә игътибар итте, сакал-мыек баскан чандыр гәүдәле егетнең куллары каеш аркалык белән артка каерылып бәйләнгән иде. Шәяхмәт карт хәлне сөйләп бирде, егет дәшмәде.

      – Хөкүмәтнең туры хөкеменә тапшырам, – диде карт. – Әле сиңа килүем дә малайны йолып калырга ярдәм соравым түгел, киңәш кенә соравым: судны халыкка белдертмичә генә ясап булмыймы? Кеше күзенә мин ничек күреним? Колхозга ничек баш булыйм? Менә шуңа синең баскыч төбенә килдем мин, иптәш секретарь энем.

      Нургалинең ФЗӨдән качуы турындагы хәбәр әле Ташлытау милициясенә килеп җитмәгән икән. Иртән сәгать унда Искәндәревнең чылтыратуы буенча «Кара Чыршы» колхозы председателен хәрби комиссар кабул итте. Тагын бер сәгатьтән исә Шәяхмәт карт биштәрләгән арыш капчыгына салган ярты ипине арбадан алып военкомат коридорына алып керде. Коридорда чәч-сакалларын кырган Нургали утыра иде. Карт кулъяулыгына төргән биш тәңкә акчаны улына бирде дә читкә карап кына күреште.

      – Бәхетең инде, юньле кешеләр ярдәм кулын суздылар, – диде. – Югыйсә ФЗӨдән качкан өчен биш ел төрмә икән. Инде солдат булгач үз юлыңны үзең кара. Күрешә алмасак – хәерле булсын. Әмма ләкин җанымны каһәрләдең, әйтергә дә юк…

      Шәяхмәт картның өстеннән таулар төшкәндәй булды. Кара-турыны авылга кайтып кергәнче куды да куды…

      Менә дүрт ел гомер узды да китте. Иркә малайны армия кеше итте. Акрынлап картның рәнҗүе дә бетте.

      …Июль ахырлары иде. Нургали хезмәт иткән гвардияче дивизияне кинәт кенә Көнчыгышка күчерергә дигән әмер булды.

      Сигезенче көн үткәндә товар поезды, дивизияне Идел күпереннән уздырып, Уралга таба ашыкты. Эшелон Ташлытау станциясеннән узачак булганга, Нургали телеграмма бирде. Ләкин ни өчендер Мәскәү бик ашыктырды, эшелон Нургали чамалаганнан ярты көн алда килде. Әле поезд станциягә кергәнче үк Нургали ишек янына басты. Менә ул үз авылларын күрде. Авыл ниндидер зәңгәр рәшә эчендә утыра. Менә бу җирләрдә кырык беренче елның җәендә борчак чәчелгән иде. Быел да борчак икән. Әнә басу уртасындагы юлдан бер атлы чаба. Арбасына яшел клевер салган, ак күлмәктән, киез эшләпә кигән татар карты.

      Хыялга чумган Нургали станциядәге тавыш, уен-көлкене ишетмәде. Их, бер генә минутка әтисен-әнисен күрә алса иде ул! Аның хыялын теге чандыр гәүдәле, ак керфекле солдат бүлдерде. Ул яңадан, мәгърур бер кыяфәт белән башын артка ташлап, җиз быргысын кычкыртты. Нургалине туган туфрагыннан аерып алып китү әйтерсең лә аңа бер канәгатьләнү бирә иде. Команда тавышы, станцияне яңгыратып, урманда йотылды:

      – По ва-һо-на-а-м!

      Соңгы минут җитте. Өмет киселде. Нургали соңгы солдат булып җирдән аягын алды, тормоз баскычына менеп басты. Перрон белән ике арага каршы яктан тимер рәшәткәле вагоннар, брез


Скачать книгу