Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев

Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев


Скачать книгу
тәкъдим дә хуплау тапты кебек, ике абзый баскыч эзләп менеп китте. Бер минем өчен күпме кешенең арлы-бирле йөгергәнен күрү, шуны тою кыюлык һәм гайрәт өстәп җибәргән үземә. Мине кайгыртып, мине коткарырга теләп шултиклем кешенең аякка күтәрелүен тагы кайчан күрер идең әле.

      – Әллә тәвәккәлләп карыйммы соң? – дип, аваз бирергә өлгергәнмен. Һәм тагы ташу читенәрәк якынлашканмын. Әти-әни каршында үсенеп егетләнү булгандыр инде бу үзенә күрә.

      – Улы-ым!.. – дип, җан авазы белән кычкырды шунда әнием. Әти исә сүз кузгатып тормады, кәҗә башы кадәрле йодрыгын болгап кына алды.

      Тагы бер мәлгә тынычланып калдым. Каршы якта үз һәм таныш кешеләр булгач, куркуның әсәре дә калмаган иде инде. Ике арада котырып аккан язгы ташу булуга да карамастан, мин ялгыз түгел идем инде.

      Дилбегә яр буена алданрак төште. Әмма аны ыргытырга ашыкмадылар, кем инде үз баласын күрәләтә котырынып аккан язгы бозлар арасына өстерәп кертсен. Моңарга бигрәк тә әни каршы торды булса кирәк. Пожарныйга баскыч эзләп китүчеләр дә озак көттермәде, иләмсез озын баскыч һәм багорлар күтәреп, тирләп-пешеп, алары да төшеп җитте.

      Ир-ат, зур эш башкаргандай берсен берсе бүлдерә-бүлдерә, киңәш-табыш итәргә кереште.

      – Аргы якка җитәргә тиеш бу.

      – Җитүен җитәр дә, малайның башы әйләнеп, ташуга барып төшсә?

      – Төшмәс, алай син уйлаганча ук җебегән түгел инде ул.

      – Дилбегәне дә сузыйк, үзен әйбәтләп бәйләр дә баскыч өстеннән шуышып чыгар.

      – Дөрес әйтәсең, әйдә шулай итик. Вакытны сузып маташмыйк…

      Ниһаять, бер фикергә килеп, өч-дүрт ир-ат, ашыкмыйча, ипләп кенә баскычны ташу өстеннән миңа таба суздылар. Баскыч озын иде, аның бер очы җәелеп аккан ташу аша минем тарафка ук чыгып җитте. Аргы тарафын яр читенә үк китереп терәргә мәҗбүр булдылар. Аны бары тик дилбегә һәм багорлар ярдәмендә генә тотып торырга ният кылдылар, юкса кеше-фәлән төшсә, чагыштырмача югарыдарак булган яр җимерелергә дә күп сорамас. Язгы ташуның холкын белгән юк.

      – Дилбегә белән үзеңне бәйлә.

      – Яхшылап бәйлә, ашыкма, – дип өйрәтеп тордылар үземә.

      Берсен берсе бүлдерә-бүлдерә өйрәттеләр. Кайсын тыңларга, кемгә буйсынырга белмәссең… Ә мин үземчә фикер йөрттем. Бу тикле кеше карап торганда, миңа инде батарга бирмәсләр. Башта булган куркуның тамчысы да калмаган иде инде. Киресенчә, мин үземне гайрәтле бер каһарман итеп хис итә башлаган идем бугай. Җебегән бер юеш борын түгеллегемне исбат итәр өчен тагы кайчан шундый форсат чыгар иде әле. Өлкәннәрнең берөзлексез өйрәтеп торуларына, ай-вайларына карамадым, дилбегәне бил әйләнә бер кат уратып куйсам да бәйләп маташмадым. Ярга үз аягым белән сикереп чыгасым килү теләге чиксез-чамасыз иде. Шул теләк җиң-де дә.

      – Булды, – дип кычкырдым, артык озакка сузмый гына.

      – Бәйләдеңме, яхшылап бәйләдеңме? – дип төпченделәр аргы тарафтан.

      – Тартыгыз, – дидем, артык исем китми генә баскычка сузылып ятып. – Күпме сузарга була инде тагы…

      Бәйләвен бәйләмәдем, әмма дилбегәгә ике кулым белән четердәтеп


Скачать книгу