Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
җиңел булсын өчен, яхшы ният белән кылынган чара дип кабул итте Альбинос. Ә чынлыкта Альбиноза ул хакта белү түгел, башына да китереп карамаган иде. Егетнең каршысына ук утырып, куллары авыртудан аның ничек өзгәләнүен күзәтеп барасы килгән иде аның. Күзгә-күз утырып, аның йөзендәге һәр үзгәрешне тоеп, туйганчы, күңеле булганчы күзәтәсе…
Көймә борыны күтәрелгәч, ишү җиңеләя төште. Әмма тын гына үзенә текәлеп утырган кызның карашын тою аңа икеләтә кыенлык тудырды. Аның йөзендәге, бөтен тәнендәге киеренкелекне, аяк табаннарына кадәр үткән авыртуны ул тоймый, сизми калмас. Нәрсә-нәрсә, әмма үзен шул сөйкемле заттан кызгандырасы килми иде аның. Әллә нинди авыртуларга да түзәргә әзер, янәшәдәге кыз гына сизмәсен…
Канәгатьләнү хисендә изрәп утырды Альбиноза. Егеткә төбәп үк карамады каравын, әмма күз чите белән аның һәр хәрәкәтен энә күзеннән үткәргәндәй тикшереп барды. Шундый баһадир гәүдәле, горурлыгы, мин-минлеге ташып торган ир-атның авыртудан бәгыре өзгәләнгәнен һәм шул газапларын әле синнән яшерергә маташуын тагы кайчан күзәтеп барыр идең. Чыраен сытмаска тырыша бит үзе. Ләкин барыбер күренеп тора, сизелеп тора – уч төпләрендәге җәрәхәт сызлата, телгәли үзен. Каерып ишкән саен, кулындагы ишкәкләр түгел, ул үзе тимергә тимер ышкылган аваз чыгарып, сыкрап, ыңгырашып куядыр төсле. Әнә ич, ишкәк тоткан кулларын нишләтергә белми, бармаклары тыпырчына, уч төпләре бөкрәеп килә – бушатасы килә кулларын, әмма булдыра алмый. Егетлек ирек куймый – ишәргә кирәк. Вәт тамаша – киноларың, циркларың бер читтә торсын!..
– Альбинос, «Метеор» килә. Әйдә шуның борынын кисик әле, – дип, егетне дәртләндереп, утырган урынында сикергәләп, кулларын чәбәкләп куйды кыз.
Күзләрен зур ачып, җилкә аша борылып карарлык көч тапты егет үзендә. Чынлап та, нәкъ аларга турылап, югарыдан тизйөрешле «Метеор» төшеп килә иде. Ерак та калмаган, йөзеп түгел, суга тияр-тимәс очып килә диярсең. Бөтен дөньясын онытып ишәргә кереште Альбинос. «Әйдә, әйдә, җәһәтрәк бул, бирешмә…», – дип, аның саен ашыктыра төште кыз. Аңар кызык иде, зур тизлек белән очып килгән тизйөрешле теплоходның борынын кисәләр ләбаса…
Һәм кистеләр дә… Якынлашып җитте дигәндә генә борын төбеннән үк кисеп чыктылар. «Метеор»ның канатларыннан сибелгән су тузаны һәм салкынча җил Альбинозаның аркасыннан ук сыйпап узды. Ә егет һаман саен ишүен белә, аның таза беләкләре ишкәк сапларына берегеп үскән сыман тоелды кызга. Уч төпләреннән ике беләгенә һәм шул беләкләрнең дәвамын хәтерләткән ишкәк сапларына юл-юл булып кан тамчылары агып төшкәнне егет үзе сизә, тоя идеме икән? Альбиноза берни дәшмәде, терекөмеш бөртекләредәй бер-берсен куышып түбәнгә йөгерешкән кан тамчыларын сокланып, таң калып күзәтте ул.
…Ул кич шундый озын булды. Ул кич таңга кадәр сузылды. Икесенә тулы бер утрау иде бит аларның. Утрауның да нәкъ уртасында җиләк яфракларыннан түшәлгән ялгыз куыш иде. Шалаш каршында хисләр кайнарлыгы булып учак дөрләде. Казанда балыкның затлысы пеште. Егет кызга кузгалак, какы, юа һәм балтырган җыеп килде. Кыз егетне уч тутырып җыйган җир