Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан

Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан


Скачать книгу
да зур сугыш-орыш күрмәгән яшьләр бүгеннән үк болгарларга каршы тупланырга, яу чабарга кирәк, диделәр. Өлкәннәр каршы килде. Майчан аксакал әйтте, үзеңә килеп ябышмыйча торып, болгарларга каршы кылыч күтәрү ул башсызлык булачак, диде; Чулман иле таркау, аны инде Ямгырчы би дә, Күрән би дә туплый алмаячак, диде; угызлар безгә булышка килмәячәк – Алмыш хан аларның кияве, башкыртлар ышанычсыз – беркөнне алар синең яклы, икенче көнне болгар яклы, диде; Суар, Биләр бездән ерак, Биарның үз кайгысы кайгы, диде.

      Күрән би дә Майчан аксакалны яклады. Сугышка атлыгып торган яшьләр – шулар арасында Акбога белән Котан да инде бирелә башлаганнар иде, шул чакны Утташ камның тавышы ишетелде.

      Утташ кам яшьләрне яклады. Ул әйтте, Ямгырчы би шултикле ерак җирдән тикмәгә генә килеп йөрмәс, диде; Күрән би баш булырга теләми икән, Ямгырчы бине хан дип танырга да барысын аңа ышанып тапшырырга кирәк, диде; ул яшьрәк, көчлерәк, диде; болгарлар аны-моны сизенгәнче, тупланып, көч җыеп алсак, олуг Тәңре белән, изге ияләр белән без аларның үзләрен туздырырбыз, диде; менә шулай кулны кушырып утырсак, көннәрдән бер көнне Алмыш хан, атасы Шилке кебек, монда да килеп җитәр, безнең бугаздан алыр, диде; ата-баба йоласы аяк астына салып таптаган Алмыш ханга каршы изге яуга кузгалыгыз, акбүреләр! диде.

      Башка чакта мондый эшләргә бик үк катышмый торган камның шулай кайнарланып яуга өндәве өлкәннәрне шактый аптырашта калдырды. Яшьләр исә башларын югарырак күтәрделәр. Ыру башының эче пошып куйды. Утташ камның бары тик үзенә – ыру башына каршы коткы тарату, яшьләр алдында аның абруен төшерү өчен генә шулай ут белән уйнавын Күрән би яхшы төшенде. Кара нинди явыз, кара нинди мәкерле!

      Күрән бинең чырае бозылды.

      – Уртак сүз табылмады, – диде ул үзенең ырудашларына. – Җыен җыярбыз.

      Шул ук көнне Күрән би Акбүренең өлкәннәрен – аксакалларны, авыл башларын чакырып тартыклар32 җибәрде. Җыенга шулай ук игенчеләр, балыкчылар, аучылар, юллардагы, чик буйларындагы, яр буйларындагы каравыл башлары да чакырылды. Икенче көн туды дигәндә, чакырылган кешеләрнең барысы да катауга җыелып бетте. Җыенны урданың тышкы ягында, калку үр өстенә корылган йөз кеше сыйдырышлы киез өй эчендә ясадылар. Җыен киңәшкә караганда да шау-шулырак булды. Яшьләр, Утташ кам яклылар яуга чакырдылар. Картраклар, куркаграклар, шулай ук белеклерәкләр бер дә юктан ут белән шаярмаска өндәделәр. Безне әлегә кысучы юк, безгә җир-су җитә. Чулманда – балыкның, урманда киекнең беткәне юк, тыныч кына яшәп ятыйк, диделәр.

      Күпчелек картларны, куркагракларны, шулай ук белеклерәкләрне тыңлады. Акбүре ыруы болгарларга каршы яу чыгудан баш тартты.

      «Җыясы азыгым, эчәсе суым бетмәгән икән әле! Инде тынычлап йокларга да була», – дип уйлады Күрән би, җиңел сулап.

      XIV

      Казаяклар акбүреләрнең соңгы сүзен аяк өсте тыңлап тордылар. Җыенның нинди карарга килүен ишеткәч тә, кунакларның йөзләре бозылды. Арысландай алып Күрән би дә яудан баш тарткач,


Скачать книгу

<p>32</p>

Тартык – ханга, бигә буйсынган кешеләрне ашыгыч рәвештә ханга, бигә чакыртып алу өчен җибәрелгән махсус кеше.