Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан
аннары үз өйләрендәге барлык кешеләргә бүлгәләп, таратып чыгачаклар. Изге аланга килгән бер генә кеше дә йолык итеннән авыз итми калмаячак.
Йолык кылынган Йолдыз-кашканы итеннән-тиресеннән, эчәк-бавырыннан арындыргач, шәрә сөлтәрне ипләп кенә аягына бастырдылар, ычкынырга гына торган сөякләрен бер-берсенә бәйләп куйдылар. Шуннан соң тирене яңадан сөлтәргә кидерделәр, эченә коры ут-үлән тутырдылар. Тирене тектеләр, атның башыннан, биленнән нечкә кыл-аркан белән нарат ботакларына тарттырып куйдылар. Шулай итеп, Йолдыз-кашка яңадан элекке төсенә керде, бары тик аның күзләре генә сүнеп калган иде дә, торышында элеккечә тереклек, омтылыш, кайнарлык кына сизелми иде.
Бу эшләрнең барысын да аксакаллар башкарды. Алар үзара берни сөйләшмәделәр, бер-берсенә берәр нәрсә әйтергә кирәк булса, бары ымлап кына күрсәттеләр. Алар бик тиз, бик җитез кыландылар. Утташ кам, читтәге явыз ияләрне куркытып, бертуктаусыз аксакаллар тирәсендә йөренеп торды, дөңгер какты, кычкырды, әле уңга, әле сулга карап, әле кинәт артына борылып, бары үзенә генә күренгән явыз ияләргә каргышлар яудырды.
Йолдыз-кашкадан соң ике карт үгезне, аннары унлап тәкәне чалдылар. Аларны да шулай ук тунадылар, итен, эчен алдылар, сөлтәрләренә тиреләрен кидереп, тегеп куйдылар. Тик аларның карачкыларын барысын да нарат төбенә түгел, аланның төрле почмакларына утыртып чыктылар. Йолдыз-кашка янына бары бер үгез дә бер тәкә карачкысы гына куелды.
Күч – гаилә, өй.
Күп тә үтмәде, дөрләп янган учакларда итләр пешеп чыкты. Кисмәкләр, чүлмәкләр ачылды. Кояш яктысында балкып яткан киң аланда күңелле шау-шу әз генә дә тукталып тормады.
Ит исе, кан исе сизеп, түбә өстендә болыттай булып каргалар, козгыннар очып йөрде, якында гына, агачлар арасында, күзләрен уттай яндырып, тешләрен ыржайтып, ач бүреләр посып яттылар.
Язгы кояш кичкә авышу белән, тамаклары карлыгып беткән кешеләр кайтырга җыена башладылар. Коллар, чуралар тышаулы атларны алып килделәр, җигеләсен җиктеләр, иярлисен иярләделәр. Байракларның, сыннарның беришен монда калдырдылар, беришен үзләре белән алдылар.
Кайтканда да ыру башы үзенең йөз кешелек күче белән иң алдан кузгалды. Башкалар әкренләп-әкренләп алар артыннан иярә бардылар.
Сырт өстенә менеп, туры катауга илтә торган ачык юлга чыккач, Күрән би, үзенең өлкән хатынын алдан җибәреп, үзе читкә чыкты, арттарак калды. Юл читендә туктап торган килеш, ул кешеләрне күздән кичерде.
– Тотыш юк, – диде Күрән би, Койтым бикәне куып җитеп. – Төштән соң мин аны күрмәдем. Истән чыккан.
– Мин күрдем, – диде бикә, пышылдап. – Ул өйгә кайтып китте. Аягыма су үтте, туңам, диде.
– Туңгандыр! – диде би.
– Аңа да ачуланып булмый инде, – диде ана кеше, улын яклап.
– Ярар, бетте! Әйттем исә кайттым! Шайтан колагы саңгырау булсын! – диде би, ачулы пышылдап.
– Аларның күзләре дә бар шул, – диде Койтым бикә.
– Капка каравылчысын үзең җайларсың. Мин берни белмим! – диде би, кырт кисеп.
Атасы белән анасы үзе турында шулай борчылып кайтканда, Тотыш изге алан янындагы