Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
түтәлләр янында мәш килеп йөргәндә, янга мотоцикл килеп туктады. Дилбәр башын күтәрергә дә өлгермәде, шат елмайган Самат каршысында басып тора иде инде. Кыз, хәтта үз күзләренә үзе ышанмагандай, арткарак тайпылды.
– Дәрескә соңламадыммы?
– Аз гына соңладың, – диде үзен кулга алырга өлгергән Дилбәр. – Без дәресләрне, ягъни укуны, май азагында ук тәмамлап куйган идек.
– Бүген шуны бәйрәм иттегезме?
– Чәчкәләр үстерәбез.
– Менә сиңа мә! Укыр өчен ничәмә чакрым юл үтеп килергә туры килде мин бичарага. Йә бәләкәчләр, нәрсә эшлик соң алай булгач? Ыргу-сикерү дигән дәресне әйбәт үзләштердегезме соң?
Дилбәр бер сүз дә әйтергә өлгермәде, Самат бәләкәчләрне төрле уенга җәлеп итеп алып китте. Балалар да чат ябышты тегеңә. Карасана, бәләкәчләр белән уртак тел таба белә бит. «Менә кемнең педагогик сәләте әрәм була…» – дип уйлап куйды ул ирексездән. Самат бала-чаганы уйнатты, көлдерде. Дилбәргә күз кырые белән генә карап алды.
– Йә… Ничек минем дәресләр?!
– Искиткеч, – дип ихлас җавап бирде Дилбәр. – Тик балаларны уйнатып арытам димә. Кайтыр вакыт җитте. Балалар, сезне өйдә югалтканнардыр инде. Барыгыз, кайтыгыз инде, яме! Иртәгә тиклем хуш булыгыз!
– Бакчагыз матур икән, – диде Самат, рәшәткәләрне тоткалап карады. – Кая, бир әле, монда нинди инструментларыгыз бар?
Егет рәшәткәләрне рәтләргә кереште. «Оста куллы икән шул. Гайшәнең белмәгән кешесе юк… Кем булып эшләгәнен сорамаганмын…» Күңелдә җылылык уянды. Рәхмәтен белдереп елмайды. Егет нәкъ шул мәлдә күтәргән чүкечен кадакка түгел, бармагына китереп сукты. Сер бирмәде.
– Минем бармак эзе монда, мәңгелеккә истәлеккә торып калсын әле. – Баягыча шат, көр тавыш. Ул колакны иркәләп үтте.
Иртәгәсе көнне Дилбәр түземсезлек белән көтеп ал- ды. Саматны күрү белән йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Шулай да каушавын сиздермәскә тырышты. Бүген егет тә үзен элекке сыман тотмады. Мәзәк табып, шаяртып маташмады. Басынкы тавыш белән хәл-әхвәл сорашты.
– Мәктәпкә яңа укытучы килгәнме, дип сораштылар әле, – диде Дилбәр.
– Дөрес әйткәннәр. Мин бәләкәйрәк чакта укытучы булырга хыяллана торган идем.
– Ә мин, ремонт ясарга кеше ялладым, дидем.
– Рәшәткәне ныгытканнан соң нинди сылтау табармын икән? Минем хәзер вакыт күп. Көне буе ялланып эшли алам.
Дилбәр Гайшә аша Саматның техникум тәмамлаганын, аннан армиядә булып кайтканын белә иде инде. Быел аграр университетка барырга җыена икән.
– Синдә хәзер Күктау кайгысы булмас. Вуз көтә дип ишеттек.
– Вуз? Ә мин читтән торып укыячакмын. Хәлләрем нәрсә дияр әле…
– Нинди хәлләрең?
Самат капылт Дилбәргә нык итеп карап алды. Җавап кайтармады. Кинәт Дилбәрнең йөрәге күкрәк читлегенә сыймый ярсып тибәргә кереште. Битенә ут каптымыни, янып китте.
– Бөтен хәлләрең дә үзеңнән тора инде, – диде, ахыр, әкрен генә.
– Менә булды. – Самат кулындагы чүкечен читкә куйды. – Бусага төзәтелде. Балаларга әйтергә онытма. Уң аяк белән керсеннәр. Миңа әнием гел шулай куша.
– Әниең?