Кичә яраттым / Любил вчера. Зиннур Тимергалиев
егет ул, әнә әле дә, эшен калдырып, Раиләне көтеп утыра. Әйдә, кызым, чакыр, ашап китсен инде. Чалгыга егәр күп кирәк аңа.
– Чакырдым, керми ул, әни, ояла, минем дә ашыйсым килми. Әни, җиләккә барыйм инде…
– Ай, җаным, барсана. Кара аны, кызый, бер-бер хәл булса, чәчеңнән йолкып йөртермен, аңладыңмы мине?
– Аңладым, әни, мин киттем.
Ай күрде, кояш алды яшьләрне – җитәкләшеп китеп тә бардылар.
Саймә апа күтәрелеп олы кызына карады:
– Синең дә җиләккә барасың юкмы?
– Ашыйсым килә, әни.
– Әйдә, өйгә керәбез. Әтисе, әйдә эшеңне куеп тор, аш салам.
Аларга Илфир абый иярде.
Кичке ашны ашагач, Рамилә, китабын алып, бүлмәсенә кереп китте.
Тырыш кешеләр Саймә апа белән Илфир абый. Әнә нинди зур йорт җиткергәннәр. Бүлмәләре дә җитәрлек, газы да, суы да кергән. Үзләре гомер итәсе йортларын бик уңайлы итеп эшләгәннәр. Мунчасы да бар. Кыш өчен җылы туалеты да бар. Канализациясен дә казып эшләп куйды Илфир абый. Өч хатын-кыз арасында берүзе ир кеше. Малай гына булмады. Башта пошынса да, Илфир абый соңыннан күнде. Ярар, аның каравы өстәлдә кайчан теләсә шул вакытта тәмле кайнар аш була. Өй эче ел буе чиста тора. Өс-башы да гел чиста йөри аның. Әтиләрен гаиләдә барысы да хөрмәт итә, кадерли…
Рамилә класста иң чибәр кыз иде. Ай, мәктәптә аңа гашыйк булмаган егет калды микән? Юк, калмагандыр. Бик чибәр иде шул ул. Күпме егет аның бер җылы карашын тотар өчен тырышты. Ниләр генә кыланып бетмәделәр алар! Үзара сугышкан чаклары да булды. Рамилә берсенә дә өмет бирмәде, әмма егетләр аның өчен барыбер сугыштылар. Тик менә чибәр кызларга егетләр игътибары күп булган саен, кызлар аларга шулкадәр үк битараф кала киләләр, чөнки ул егет аламалары, чебен кебек, бер алга, бер артка чыгып, гарык итеп бетерәләр. Аннары да, бухгалтерга укыганда, студент егетләр аз бөтерелмәде аның янында. Тик менә кыз берсен дә кабул итмәде. Араларында менә дигән егетләр дә булды, билгеле. Юк, егетләр игътибарыннан туйган кыз аларның сандугач кебек сайрауларыннан тәмам арыган иде шул. Бөтенләй дә игътибарга алмас булды аларны. «Әй лә шуларны, – дип уйлады ул. – Йөриләр шунда, аяк астында буталып». Аннары, авылга кайтып, эшмәкәр Оркыя апа кибетенә эшкә керде. Белемле булгач, Оркыя Зәкиевнага бик ярап куйды кыз. Бизнес өлкәсендә эшмәкәр ханымның башы җитмәс күп документлар бар. Рамилә барын да бөртекләп аралап бирә белә.
Хәзер кызның көне бертөсле үтә: көндез – эш, кич – китап. Менә шулай егетләрдән туеп өйдә утыра торгач, аңа егерме тугыз да тулды. Башта әти-әнисе ерактан гына әйтеп карадылар. Аннары тел яшереп тормыйча әйттеләр: «Вакыт уза, кызым, кияүгә чыгарга кирәк», – диделәр.
Юк, Рамилә яратмаган килеш беренче очраган кешегә кияүгә чыга алмый бит инде. Утыз тула инде, әле һаман яраткан кешесен очратмады шул ул.
Ә менә апасы кебек үк чибәр Раилә, егерме икедә генә булса да, үз насыйбын тапты инде. Аргы урам егете Алмаз начар егет түгел, акыллы, тәртипле, итагатьле. Әти-әнисе исән-саулар. Алмаз да, Раилә дә бер институтта укыйлар. Аларның дөньялары түгәрәк.
Шулай китап белән кочаклашып ята торгач, Рамилә йоклап та киткән икән. Бервакыт