Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов

Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов


Скачать книгу
уйный башлады.

Фикер офыгы

      Бакча өенең өске катына менә торган баскыч ясыйм.

      Басма араларын күпмерәк калдырырга соң? Алай үлчим, болай чамалыйм – үз адымыма көйлим, хатынныкын, балаларныкын да онытмыйм; гаиләдә кем бар, барысының да менәсен-төшәсен күз алдына китерергә тырышам. Уйламадым түгел, кыскасы.

      Күрше дә бакчасына килгән икән. Кыш буе күргән юк иде, хәлен белергә булдым. Ул инде өенең өске катын өлгерткән дә икән. Баскычына игътибар иттем. Аралары бигрәк якын, тезеп-тезеп куйган.

      – Нигә болай куе? – дим.

      – Шулайрак булды бугай шул, – ди. – Үзебезгә, бәлки, бик кулай да түгелдер, бала-чага менеп йөри башласа инде?..

      Менә ничек! Аның да малае бар. Өйләнмәгән әле өйләнүен. Әмма ул аның өйләнәсен, оныклары буласын, шушы баскыч буйлап мүкәләп-мүкәләп менеп китәселәрен күз алдына китергән.

      Минем дә малай, кызлар бар да бит…

Әтисез уйнап үстек

      Карале, мин бит бала белән сөйләшә, уйный белмим икән.

      Ир кеше, берәр нәрсәне хәл итә алмыйча килеп төртелсә, әти ничек итә иде дип хәтерли башлый.

      Мин дә әтине искә төшерергә тотындым. Әмма булмады – мин уйный торган вакытта әти безнең белән түгел иде шул.

      Әти сугышта иде.

Сыйпыйк, әтиләр, малайларның башыннан

      Мин үземнең тәбәнәк булуымның сәбәбен эзлим дә, кечкенә вакытта әти баштан сыйпамагангадыр, дим. Нәкъ ай үсәсен көн үскән чагымда әти сугышта иде.

      Мин белгән карсак малайларның әтиләре йә юк, йә алар – малай яратмый торган, аларны шешәгә алыштырган төксе кешеләр.

      Сыйпагыз, әтиләр, малайларыгызның башыннан. Яратып, өметләнеп, өметләндереп сыйпагыз. Үссен малайларыгыз. Акылга да, буйга да.

Алыш-биреш

      Ике хатын гәпләшеп утыра. Берсе зарлана:

      – Балалар безне яратмый, хөрмәт итмиләр.

      Шулкадәр әрнеп, гаҗизләнеп әйтә, уйлый калсаң аптырарлык: нигә шулкадәр әрнергә соң, нигә башны ташка бәрергә. Табигать кануны буенча, без аларны яратырга тиеш, киресенчә түгел.

      Безне бит әти-әниләр, әби-бабайлар яраткан. Кадер-хөрмәтне, мәхәббәтне алардан алып калганбыз. Балалардан да таләп итү артык комсызлык булыр иде. Минем әни әйтмешли, тәмле әйбер күп булмый.

      Хәзер инде үзебез мәхәббәтне, яратуны балаларга бирик. Әмма шундый итеп бирик, алар аны бурыч дип кабул итсен. Үз балалары алдында, әти-әниләре, әби-бабайлары алдында бурыч дип кабул итсеннәр, кемдер әйткәнгә, кемдер төртеп күрсәткәнгә түгел, ә үзләре аңлап, үзләре белеп, балаларын да, безне дә яратсыннар.

      Димәк, балаларыбызның безне яратуы, безнең оныкларыбызның яратуы үзебезнең кулда.

Килен нигә әйбәт?

      Киленнәр турында сүз чыккач, бер апа:

      – Минем килен әйбәт анысы, – диде. Шуннан келт кенә нидер исенә төшеп: – Улым әйбәт минем, киленем шуңа күрә әйбәттер, – диде.

      Ике апа, бер-берсен аңлап, келт-келт көлешеп алдылар.

Бабай дәресе

      Сәгать телен күчерә башлаган идем, кечкенә Гөлназ килеп җитте.

      – Кирегә таба бора күрмә, – ди.

      – Нишләп?

      – Бабай кушмый. «Менә син урамнан атлап барганда, аягыңнан кирегә


Скачать книгу