Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
кисәм. Балта белән. Маңгайдан тир ага. «Бирешмә, дим үз-үземә, кызым күрсә, хәле беткән дисә, нишләрсең». Булды бит менә, олауга җитәрлек зирек киселде; кигәвеннән тибенә-тибенә азапланган атны көчкә тыеп, куладакка агачны төйим, бәйләп, кузгалып та китәм.
Өйгә таба ат теләп элдертә, куладак үргә дә келтердәп кенә тәгәри. Мин хәтта олау өстенә, салкынча зирекләргә менеп атланам. Кояш җылыта, рәхә-ә-әт. Тәндә кан уйнаудан туктамый. Хәрәкәтләнәсе килә. Яшүсмердә беренче тапкыр хис сутлары тарала башлаган мәл булмады микән ул? Мәхәббәт дигән серле бер дөнья шуннан башланмый микән? Монда инде янәшәңдә тагын берәүнең булуы кирәк. Хыялда гына булса да. Ә минеке бит хыялда гына түгел, теге «кызым» күз алдына килеп баса. Ул миңа шундый да якын, кадерле. Янымда булса, мин аңа әллә нинди «тәмле» сүзләр әйтер идем, битләреннән, кулларыннан сыйпар идем.
Янымда үзе булмагач, әлеге әйтәсе сүзләр сәер хәрәкәтләр булып, сәер тавышлар булып дөньяга чыгарга тели. Ул хис җыр булып чыга башлый. Мин олауга торып басам, ташыган җырым миннән тирә-якка очып китә, тарала башлый – бөтен басуга, бөтен юлга берүзем, миңа берәүдән дә ояласы, тарсынасы түгел. Җырлыйм! Тургайлар ишетә, кояш, игеннәр, чәчәкләр ишетә. Җырлыйм! Ишетсеннәр, миңа оят түгел.
Бәлки әле, җырым «аңарга» да барып җитәр! Җырлыйм!
Машинада урманга кузгалдым. Кичә Казаннан Илһам Шакиров дискын алып кайткан идем – шуны кабыздым. Инде урманга да ерак калмаган иде. Илһам җырлап та җибәрде… «Кара ла гына урман…» – музыкасыз-нисез. Нәкъ урман эченә кереп барган сыман…
Кул үзеннән-үзе җырны өзде, аяк газга көчлерәк басты – тизрәк урманга, куе, караңгы урман эченә алып кереп, Илһамны шунда бөтен көченә җырлатып җибәрергә! Яңгырасын әле мәһабәт татар җыры кара урманның нәкъ үзендә.
«Кара ла гына урман…»
Илгиз Кадыйров: «Милләтне саклаучы ул тел генә түгел, килешмим, ул – музыка».
Композитор: «Моң, көй шигырьнең үзендә була, композитор шуны табып алырга тиеш».
Кадыйр Сибгатуллин: «Бу тормышта каласы килә бер җыр булып».
Рәдиф Гаташ: «Җыр – шагыйрьнең бөтен иҗаты, ул – аның халәтен, халкының уен, хисен әйткән сүзләре».
Гөлзадә: «Җырда яхшылыкны гына күрик: алар күп; зарланмыйк».
Җырчы, педагог Фатыйма Имашева: «Балалар җыр аша күп сүз өйрәнәләр».
Җыр – үзенә бер әсәр: эчтәлеге белән дә, төзелеше белән дә бербөтен. Бөтенлеге белән камил.
Иң башта аның үзәге булу зарур. Җелеге дип тә атыйм. Шунсыз җыр була алмый. Әлбәттә, мәгънә үзәге: «әни турында», «мәхәббәт турында», «авылым турында»… Тик бу әле бик гомуми, томанлы. Үзәк ул күз алдына сурәт булып килеп басарга тиеш. Манзара булып… «Бер кыр казы калды аерылып / Үзе очып барган төркемнән»; «Мин борылып карадым: ул борылып карамады микән дип»; «Иңнәренә көянтәләр элеп / Ак каеннар юлга тезелгән (А. Фәйзрахманов җырлый); «Елмаеп чыгасың тирмәңнән / Чәчеңне җилләргә таратып үтәсең»; «Елама, елама, елама, / Тикмәгә түгелдер кар ява; Тәрәзә янында кыз бала». Яисә бик тәэсирле сурәт парча булып: «Кошлар кайта безгә, син