Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки

Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки


Скачать книгу
килгән табышны «милли юлда әсәр биргән кыйммәтле әдипләрне кызыксындыру өчен, милли премия сыйфатында бирелүен васыять итәм» дип язган. «Әгәр Ватаным руслардан азат ителсә, мәетем туган илемә, Казан шәһәренең ислам зиратында, мөмкин булса, Шиһабеддин әл-Мәрҗани, Габделкаюм ән-Насыйри, Һади әфәнде Максуди, Габдулла Тукайларның каберләре янына куелсын» дигән… Ул ашказаны рагы авыруыннан интегә. Үләренә ике ай калгач кына кызы Сәгадәт янына Әнкарага күченә. Халкыбызның бөек улы Гаяз Исхакый 1954 елның 22 июлендә җитмеш алты яшендә Әнкарада вафат була, үзенең васыяте буенча Истанбулда «Әдернәкапы шәһидлеге» зиратында җирләнә.

      Илендә чагында башы төрмә-сөргеннәрдән чыкмаган, сөргеннән котылгач та, Идел-Уралында яшәүдән мәхрүм ителгән, киләчәген бәйсез дәүләт итеп күрергә теләгән Ил-йортыннан читтә яшәргә мәҗбүр булган, дөньяның барлык кыйтгаларын айкап, туктап яшәп алган һәр җирдә үзенең якты эзен калдырган, матбагалар корган, гәзитә-журналлар чыгарган, чыгышлары, мәкаләләре белән татарны, аның уй-хыялларын таныткан, үзе гомере буена йортсыз-җирсез булган сәйяр язучыбыз Гаяз Исхакый кебек бик зур каршылыкларны үтеп, чиксез зур мирас калдырган тагын кем бар бездә?

      1992 елда безнең тарафтан төзелгән Г. Исхакый әсәрләренең 15 томлыгы проектына әдипнең кулыбыз җитәрдәй татарча һәм беркадәр төрекчә мирасы гына теркәлгән иде. Хәзерге көндә аның энтузиастлар кулы җитмәстәй, бик күп илләрдә чәчелеп калган мирасын чамалаганда, күптомлык икеләтә, ә бәлки, аннан да артыграк күләмдә, 30–35 томнар булып күзаллана. Г. Исхакыйның чит илләрдә гарәп, фарсы, алман, инглиз, француз, поляк, фин, кытай, япон һ. б. телләрдә, шулай ук эмиграциядә нәшер ителгән рус, украин, азәрбайҗан, әрмән, кырым-татар матбагаларында басылып чыккан мирасын кайчан һәм ничек җыярбыз икән?

      Төркиядә күп дистә еллардан бирле мәдәният файдасына эшләп килгән бай фондлар бар. Шул фондлар ярдәмендә төрек галимнәре, Казанга килеп, айлар, еллар буена бездәге чыганакларны өйрәнәләр. Бездә андый мөмкинлек юк. Революциягә кадәр мәдрәсәләр тоткан, нәшриятлар ачкан байларыбыз юк. Традиция өзелгән. Безгә хөкүмәт ярдәменә сыенырга туры килә. Г. Исхакыйның дөнья буенча сибелгән мирасын җыйнау буенча киң хөкүмәт программасы төзелергә тиеш. Утыз биш ел гомерен чит илләрдә үткәргән әдипнең иҗатын башкача кайтарып булмаячак.

      1993 елда Яуширмә авылы Мәдәният йортында Г. Исхакыйның тууына 115 ел тулу уңае белән музей ачылган иде. Ике-өч энтузиаст тырышлыгы белән генә оешкан бу музей беренче елында ук дәүләт музее статусына ия булды һәм Татарстан берләштерелгән дәүләт музее составына керде. Музей, елдан-ел байый барып, алты ел дәвамында Казаннан, республика шәһәр һәм районнарыннан, башка төбәкләрдән язучыларны, галимнәрне, хөкүмәт җитәкчеләрен, журналистларны, укытучыларны, укучыларны, студентларны һ. б.ны үзенә җәлеп итеп, кабул итеп торды. Бу музей экспонатлары 1999 елның 30 июлендә ачылган Г. Исхакый музей-утарының фото һәм документлар экспозициясенә нигез булды. Г. Исхакыйның 15 томлык


Скачать книгу