Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки

Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки


Скачать книгу
сөйләнүләре гәзитәләремездән рус гәзитәләренә вә аннан Аурупа, Америка гәзитәләренә кадәр китә иде. Бу мәсьәләдә кырык мәсләк, сиксән кадәр фикер киткән иде.

      Әдәби тел мәсьәләсе бетә башлагач, телнең язылышы хакында озын мәсьәлә башланган иде. Кайберләре, ни тавыш ишетелде, шулай язылсын, иске язу нигез тотылмасын, диләр иде. Икенчеләре, безнең телемездә әдәбиятымызның иске әдәбияттан килүе югалмасын, иске китапларымыз, иске әдәбиятымыз ул вакытта бернигә ярамаячак, шуның өчен аларга карарга кирәк, аларга яраклаштырып язарга кирәк, диләр иде. Язалар иде, сөйлиләр иде, кычкырышалар иде, үз юлларында эшлиләр иде. Әдәбиятымыз хакында озын-озын мәкаләләр, мөхәррирләремезгә ачы-ачы, ләкин гадел тәнкыйтьләр, театрымызга юл күрсәтә торган сүзләр языла иде, укыла иде. Бөтен халык арасында фикер алышу тотыла иде. Гәзитәләремездә сәүдә мәсьәләләре ачык-ачык сөйләнелә башлаган иде. Һәммә йирдә сәүдә мәктәбе ачу турында сүзләр ачылган иде. Болгарлар арасында көннән-көн яңа фикер арта, көннән-көн халык төрле фикергә китеп, төп фикердән еракланалар иде. Гәзитә, рисаләләр, авыздан-авызга сөйләгән сүзләр никадәр яклау, хаклык тарафдары милләт мәхәббәтеннән чыккан ялварулар булса да, никадәр ачык, никадәр аңлашылыр рәвештә язылсалар да, аңлаучыларның да саны көннән-көн артса да, базарларда, җәмгыять урыннарында һәммә кешенең авызында «милләт» булса да, эшчеләр бер дә күренмәгәнгә, чынлыкта бер эш тә юк иде. Шуның өчен җитдирәк кешеләр бу сүзләр, бу кычкырышлар, бу язулардан бернәрсә чыкмаганга тагы яңа «курчак уены», ләкин актыккы курчак уены, саубуллашу күренеше дип, эчләреннән көеп торалар иде.

      Сөйләнгән саен сүз күбәя, уйланган саен уй күбәя, үлем хәленә килгән милләтне караган саен, яңа авырулар табыла, авыру хакында фикер алышуларга керешелә, кычкырышыла, бакырышыла иде. Нидән бу мәсьәлә чыкканлыгы, ничек хәл кылынганы, авыруга дару кирәклеге тәмамән хәтердән чыга иде дә: мескен, хәлсез, актык сулусындагы болгар бабайның башын авырттырудан башка эше булмый иде. Ул мескен:

      – Җитәр инде, зинһар, җитәр, актык көннәрем, актык сәгатьләремне генә тыныч куеңыз. Сүзеңезне ишеттем, мине бик кызганасыз, имеш, бик рәхмәт, моңынча сезнең шулай мине кызганамыз дип йөрүеңезгә ышанып, менә тереләм, менә тереләм, дип тордым. Тордым диергә ярамый, сез алдап тоттыңыз. Сез булмасаңыз, бәлки, мин икенче дуктырга күренер идем, күренмәсәм, авыру икәнемне белмәенчә, акыртын-акыртын гына картая-картая үлеп китәр идем. Никадәр вакыттан бирле чирли, фәлән дару итәргә кирәк, дисез. Үзегез дару итмисез яисә, дару дип, әллә нинди агулар бирәсез, бусында файда бар, бусында бусы бар, дисез, сез алдыйсыз! Алдыйсыз! Сезнең даруларыңыз берлән бөтен тәнем җәрәхәтләнеп бетте, сезнең файда була дип биргән нәрсәгез һәммәсе зарарга булды. Сез минем тәнемне генә җәрәхәтләндереп бетермәдеңез! Бигрәк яхшы булдыңыз! Рухымны да төзәтмәкче булдыңыз! «Әхлак төзәтү» дип, минем өстемә әллә нинди кортлар йибәрдеңез! Ул кортлар бөтен тәнемне ашап бетерделәр, караңыз, әнә хәзер йөрәгемә йитәләр.


Скачать книгу