Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
исемендә яшерен кулъязма гәзитә чыгарганнар. Язучы үзенең «Идел-Урал» фәнни-публицистик хезмәтендә: «Сугыш вакытында (1905 елгы рус-япон сугышы күздә тотыла) «Хөррият» дигән легаль булмаган сәяси фирка оешты. Радикаль-милли программалы бу партия үзенең «Хөррият» дигән органы битләрендә төрки-татарларны хөкүмәткә каршы көрәшергә чакырды», – ди. Гәзитәдә «Хөррият» тәрәкъкый итәчәктер вә «Хөррият»нең тәрәкъкыйсе аркасында бөтен халкымыз үзенең югалган сәяси һәм экономический праваларын кайтарып алачактыр!» – диелсә дә, «җәмгыятьнең идарәсе кайда икәнлеге бәян ителмидер» дип белдерелсә дә, полиция җәмгыятьнең эзенә төшкән була инде.
1905 елның 11 декабрендә алынган ордер белән 14 декабрь көнне Г. Исхакыйның квартирасында тентү үткәрелә. Жандармерия агентларының үзен тотарга йөрүләрен сизеп, Г. Исхакый квартирасына кайтмый. Ул үзе бу турыда болай яза: «Артыбыздан бара торган юлдашлар күбәйгән саен, безне тикшерүче полицаның да саны арта иде. Мин, 17 нче октябрь Манифестын Чистай өязендәге авылларда аңлатып йөрүем өчен, аннан качарга мәҗбүр булган идем. Яңа бистә мәдрәсәсендә ясаган бер җыелыш өчен тотарга дип өемә килгән полицадан качарга кирәк булганга, Казанда яшеренеп тора идем». (Гәзитчелек эшендә егерме биш ел // Яңа милли юл. – 1931. – № 5.)
Г. Исхакый үз исеменә «Таң», аңа рөхсәт алмагач, «Хөррият» исемендә гәзитә чыгарырга омтылыш ясап карый. Ахыр чиктә Гали Путиляков исеменә «Таң йолдызы» гәзитәсенә рөхсәт алына (ТМА. – 420 ф. – 1 тасв. –76 эш).
Социалист-революционерлар партиясенең органы булган «Таң йолдызы»ның фактик редакторы, рух, юнәлеш бирүчесе – Г. Исхакый. Гәзитәнең төп язышучылары: Г. Исхакый, Ф. Туктаров, С. Рәмиев, Ш. Мөхәммәдьяров, Х. Әбүзәрев, И. Бикчурин. «Таң йолдызы» сыйнфый көрәшне пропагандалый, аның лозунгы: «Тартышуда гына табарсың син үз хакыңны!»
Гәзитәнең беренче саны 1906 елның 18 маенда дөнья күрә, һәм ул Г. Исхакыйның «Казан, 18 май» дип исемләнгән, Россиядә халыкның авыр тормышы, азатлык өчен көрәш турындагы баш мәкаләсе белән ачыла. «Таң йолдызы» Г. Исхакыйның көрәш трибунасына әверелә. Һәр санда аның самодержавиене фаш иткән, көрәшкә чакырган мәкаләләре белән бергә кайбер әдәби әсәрләре дә басыла.
Гәзитәнең күп саннарында аерым өлешләр яисә тоташ баганалар ак килеш чыккан. Болар – цензура кайчысы эзләре. «Таң йолдызы» гәзитәсенең 9 санына арест салына. 1906 елның 17 ноябрендә губернатор боерыгы белән «Таң йолдызы» гәзитәсе ябыла.
Унбер ай качып йөргәннән соң, Г. Исхакый очраклы рәвештә генә полиция кулына эләгә. 1906 елның 30 октябрендә Сәгыйть Рәмиев өендә тентү ясыйлар. (С. Рәмиев «Таң йолдызы»ның 10 нчы саныннан рәсми редактор санала.) Г. Исхакый шунда кунып калган була. Икесен дә кулга алалар. «Казан мөхбире» гәзитәсе һәр санында хәбәр биреп бара: «…кунакка килгәндә генә кунып калган мәшһүр татар мөхәррирләреннән Гаяз әфәнде белән икесен арестовать иткәннәр. Сәгыйть әфәндене суд булганга кадәр дип азат иткәннәр» (1906, 1 ноябрь). «Тәүкыйф ителгән7 мәшһүр Гаяз әфәнде Исхакый төрмәдән чыгарылды. Ләкин 24 сәгать
7
Тәүкыйф ителү – тоткын ителү.