Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
еллар кешедән яшеренеп, кара тимерче алачыгында кара рухка әйләнеп яшәвенә дә кайгырмый. Үтте, бөтенесе дә үтте… Сибгатнең бөтен җаны-тәне тынлык-тынычлык сорый, ә аны ул шушы беренче карашка сантый гына күренгән юан хатында тапты. Кара син аны, Сибгат үзе дә әлегә тиклем көч-куәттән мәхрүм калмаган икән… Әнә Рауза, аның култык астына бәләкәч кенә борынын төртеп, бернәрсә белми мышнап йоклый.
– Их, гел шушылай гына булсачы! – Моны Сибгат үзе дә сизмәстән кычкырып әйтте.
Рауза күзен ачты, башын калкытты, симез бармаклары белән маңгаена сырышкан бөдрә-бөдрә чәчләрен артка сыпырды:
– Нәрсә дидең?
– Әйтмәдем. Йокла. – Сибгат Раузаның аркасына юрганны күтәрә төште. – Иртә әле, йокла.
– Таң сызылган… – Раузаның иреннәрендә елмаю уянды. Уңайсызлана нәрсәгәдер. – Кара әле, мин сине… уятмый йоклап киткәнмен…
– Уятсаң да кайтмас идем… – Сибгат битен Раузаның иягенә терәде. – Яныңнан торып китә алмас идем.
Рауза торды, йомры алсу беләгенә таянып, аның йөзенә текәлде, шуннан бармагын төкерекләп, Сибгатнең чигәсендәге миңне ышкып карады.
– Хы, чын миң икән. Элек… юк кебек иде…
– Кырындым бит, сакалны да кырып ташладым…
– Нигә?
– Яшь күреним дип, әтү яратмассың дидем.
Раузага бу кызык тоелды, эче катып көлеп, мендәренә капланды. Сибгаткә дә бу мәзәк күренде, хахылдап көлеп җибәргәч, үз тавышын үзе танымый торды – бу рәвешле көлмәгәненә күпме гомер үткән!
Кинәт ишек шакыдылар. Рауза сикереп торып утырды.
– Уй, әллә карчыгың?
– Юктыр. – Сибгат җәһәт кенә торып чалбарына үрелде. – Ят, ят! Үзем…
Пәрдә ябылган тәрәзәле бүлмәдә сизмәгәннәр икән – ишекне ачып җибәрүгә, биткә яңа туган кояшның ап-ак нуры бәрелде. Таныш түгел ирне күргәч, Сибгат шунда ук тынычланды.
– Кем кирәк?
– Кәнсә җыештыручысы… шушында торамы?
– Шушында.
Килүче Сибгатнең яңа гына йокыдан уянганын шәйләдеме, тавышын төшерә бирде.
– Шушында булса әйтегез: миңа тиз генә председатель белән силсәвитегезне табып китерсен. Камалетдинов үзе эзләтә, дип әйтсен.
– Ярар, хәзер!
Камалетдинов, кинәт аңа төбәлеп карагандай, кашын җыера биреп, аптырап калган кыяфәттә капкага атлады.
Рауза чыгып киткәч, Сибгат, кайтыр якка юнәлмичә, Зарифалар тыкрыгына төште. Элек булса, ул монда баш төзәтергә, янган йөрәген хәмер белән басарга барыр иде. Ә бүген – юк. Гаҗәп, нигә аның эчәсе килми икән? Ә менә Ихсанбайны табарга кирәк. Харап бит: Камалетдинов үзе эзләп килгән. Районның башкарма комитеты рәисе күрше Юлдаш авылыннан диләр иде, шуннан кайтып барышлый сугылуы микән, әллә икенче берәр җитди сәбәп беләнме? Табылса ярар иде Ихсанбай, Зарифада төн кунса, шыр исеректер әле ул…
Капка эчтән бикле булып чыкты. Сибгат ярыктан карады. Әһә, эчтә Шәңгәрәй йөри түгелме?
– Шәңгәрәй!
Җавап урынына Шәңгәрәйнең эт булып өргәне ишетелде.
– Шәңгәрәй,