Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке). Сборник
аны икенче төрле укый. Язучының ни турында язганын дөрес аңлар өчен хәзерлек тә кирәк. Өч яшьтәге балага хәзер Сез укый торган китапларны укып булмый ич инде. Үсә-үсә, кеше күбрәк аңлый, күбрәк укый, хәзерлеге арта, ул чакта бөтен китапны да рәхәтләнеп укы. Аңлата алдыммы?
Аңлата алмасам, үзегез аңлатып языгыз. Сезнең сорауларга җавап бирергә шүрлим хәзер. Шуңа күрә хатын-кыз шагыйрьләр турындагы соравыгызга да җавап бирмим. Әйе, әгәр ялгышмасам, Гейне, Пушкин, Тукайлар белән рәттән куеп сөйләрлек хатын-кыз шагыйрьләр юк шикелле. Ни өчен икәнен әйтә алмыйм. Аны аңлатучы галимнәр бардыр да, китапларын укырга туры килгәне юк. Чулпан сеңлем, Сез дөньяга сорау биреп, җавабын да үзегез табарга яратасыз. Үзегезнең соравыгызга үзегездән җавап көтәм. Ә инде озын чәч, кыска акыл турындагы мәкальне күптән искергән дип санасам ачуланмассызмы?
Барысын да бер хатка язып бетергәч, кызыгы калмый, дигәнсез. Шулай булгач, Сезгә галәмдәге молекулалар санынча сәлам җибәреп, нокта куям.
Открытка җибәрсәм дә, бәйрәм белән тагын бер мәртәбә котлыйм. Ризван абыең.
6 ноябрь, 1970
Исәнмесез, Ризван абый!
Хәерле көн яки хәерле кич!
Хәерле иртә дип юри әйтмим, чөнки почтаны иртән китермиләр.
Хатыгызны алдым. Открыткагызны да алдым. Бик зур рәхмәт Сезгә.
Сез дә хәйләкәр кеше икән, Ризван абый. Үзегездән бер сүз дә язмыйсыз. Мин язганнарны гына тикшереп язасыз. Алай ярамый. Үзегездән дә чыгарып языгыз. Шигырьләрем турында да әллә ничек кенә язгансыз. Мактауга мохтаҗ түгел дип әйтәм инде, әйеме? Нигә инде алай дип әйтим ди.
Мин, Ризван абый, мактаганны бик яратам. Юри кыланып мактаганны гына яратмыйм. Әгәр дә тарих укытучысы Ибраһим Салихович мактаса ачуым чыга. Белеп, күреп, сизеп торам ич мин, әни укытучы булганга гына мактый мине, үзе әнине дә, мине дә яратмый.
Әгәр дә чынлап мактасагыз курыкмагыз, Ризван абый. Болай гына булса, барыбер сизәчәкмен. Сизә торган сөягем бар минем. Әбием шулай ди.
Тәнкыйтьләгәннән мин өрекмим. «Өрекмим» дигән сүз кызык сүз, әйеме, Ризван абый? Өрек җимеше дә бар, өрәк тә бар. Өрек – тәмле, өрәк – куркыныч. Беләсезме, мин өрәк барлыгына кайчакларда ышанып куйгалыйм. Үзе комсомолка, үзе юк нәрсәләргә ышана дип көлмәгез тагын. Чынлап ышанмыйм мин аңа, кайчакларда бардыр кебек кенә тоелган сыман. Былтыр микән, өченче ел микән, бер китаптан «өрәк» сүзен укыдым да, аңламагач, әбиемнән сорадым. Әбием аңлатып бирде. Үзе әйтә, юк нәрсә ул, ди, әкиятләрдәге җеннәр кебек кенә, уйлап кына чыгарылган, ди. Ә мин, йокламыйча, өрәкләр турында уйлап ятканымны хәтерлим. Мин болай уйлыйм: әгәр дә ул юк икән, нигә мине уйлата? Әгәр аны кеше уйлап чыгарган икән, бардыр инде нәрсә дә булса, әйеме, Ризван абый? «Күңел» дигән сүз дә бар ич, ә күңел үзе юк. Кызык: бар да, юк та.
Тәнкыйтьләгәннән өрекмим дигән идем, әллә кая кереп киттем. Шулай инде мин кайвакытларда: бер яктан башлыйм, икенче яктан килеп чыгам. Безнең класста минем шигырьләрдән көләләр. Минем исем дә китми. Рәхәтләнеп көлегез, мин барыбер язасым килсә язам. Язасым килмәсә, мактасагыз да